Октябрь аеның кояшлы, матур көнендә махсус хәрби операциядә катнашкан хөрмәтле райондашыбыз, «Батырлык» ордены иясе Әлфис Шәйхелмәрдәнов һәм аның тормыш иптәше Айгөлнең өченче уллары Замир дөньяга килде. Бүген Актаныш районы ЗАГС бүлегендә сабыйның тууы тантаналы төстә теркәлде. Замир районыбызда 2026 елда туган 70 нче бала булып тарихка керде.
Өченче баһадир — гаилә бәхете
Тантаналы чараны Актаныш районы ЗАГС бүлеге мөдире Гөлфинә Мөхәммәдиева башлап җибәрде. Ул Әлфис һәм Айгөл Шәйхелмәрдәновларга кечкенә Замирның туу турында таныклыгын тапшырды, шулай ук Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның котлауларын җиткерде.
Актаныш районы башкарма комитеты җитәкчесе Илфак Бариев та бу көнне герой гаиләсен котларга килде. Ул районыбызга батыр уллар бүләк иткән, аларны тәрбияләп үстергән Шәйхелмәрдәновларга рәхмәт сүзләрен җиткерде, гаиләгә иң изге теләкләрен юллады.
Күп балалы гаиләләргә — район ярдәме
Актаныш районы башлыгы карары нигезендә, 2026 елның апреленнән башлап, өченче, дүртенче, бишенче һәм аннан да күбрәк бала табучы гаиләләргә 30 мең сум күләмендә акчалата бүләк тапшырыла.
Бүген Илфак Бариев әлеге ярдәм сертификатын Әлфис Шәйхелмәрдәновка тапшырды. Моннан тыш, район Советы һәм башкарма комитеты исеменнән Әлфискә район үсешенә керткән хезмәте өчен 30 мең сум күләмендә акчалата бүләк бирелде. Махсус хәрби операциядә аягын югалтып кайткан Әлфис әле дә хезмәт юлын дәвам итә, районыбызның инвалидлар оешмасын җитәкли, үзенең эш-гамәлләре, хезмәте белән бик күпләргә үрнәк оештыручы ул.
«Улларыбыз бәхетле, тәүфыйклы булып үссен!»
Әлфис өченче улын бүләк иткән сөекле тормыш иптәше Айгөлгә аеруча рәхмәтле. Бүгенге тантанага алар уллары Ислам һәм Бәхтияр белән килгәннәр иде.
Абыйларының кечкенә энекәшләрен ничек яратып карауларын күрү үзе бер күңелле мизгел
— Кыз булсын дип тә теләгән идек. Әмма малай тугач, бер дә борчылмадык. Иң мөһиме — улларыбыз сәламәт, бәхетле, тәүфыйклы булып үссеннәр, — ди Айгөл.
Әлфис белән Айгөл өченче улларына Замир исемен сайлаганнар. Бу исемнең яңгырашында да, мәгънәсендә дә үзенчәлекле бер теләк ята. Әлфис исә аны «За мир!» — тынычлык өчен дигән мәгънә белән бәйли.
Бүген, илебездә махсус хәрби операция барган чорда, сабыйга шундый исем бирү аеруча тирән мәгънәгә ия. Замир исеме гаилә өчен генә түгел, ә һәркем өчен кадерле булган тыныч тормышка өметне чагылдыра.
Тантанада район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова һәм махсус хәрби операция ветераннарына ярдәм күрсәтүне координацияләү үзәге җитәкчесе Ландыш Бариева катнашты.
Шәйхелмәрдәновлар гаиләсенә ныклы сәламәтлек, бәрәкәтле тормыш, балалар шатлыгы телибез! Ислам, Бәхтияр һәм кечкенә Замир әти-әниләренең куанычы булып үссеннәр. Айгөл белән Әлфискә исән-сау булып, улларының бәхетле балачакларын күрергә язсын!
Нет комментариев