30 октябрьдән 2 ноябрьгә кадәр 57 бистәгә чыга торган Салих Хөснияров урамында автомобильләр хәрәкәте туктатыла. Бу юлны төзекләндерү эшләре белән бәйле.
Ремонт барышында юл кырыен һәм дамбаны тәртипкә китерү, шулай ук хәрәкәт иминлеген яхшырту күздә тотыла.
Машина йөртүчеләр игътибарына: әлеге чикләүләрне исәпкә алып, сәфәр маршрутларыгызны алдан планлаштыруыгызны һәм кирәк булганда әйләнеп узу юлларын сайлавыгызны үтенәбез.
Төзекләндерү эшләре тәмамлану белән урамда транспорт хәрәкәте тулысынча торгызылачак. Вакытлыча уңайсызлыклар өчен гафу үтенәбез!
Нет комментариев