Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

Төзек техника – ышанычлы дус

Тракторларга һәм тагылмаларга техник карау 17 апрель көнне Чалманарат җирлегендә башланып китте.

Шәхси хуҗалыкларда да тракторлар, тагылмалар саны көннән-көн арта бара. Техникаң булу бер хәл, ә аны хәвеф-хәтәрләр килеп чыкмаслык итеп тоту, бөтенләй башка. Ел саен тракторларга, тагылмаларга техник караулар нәкъ менә шул максатларны күздә тотып уздырыла да инде.

17 апрель көнне ул Чалманарат җирлегендә башланып китте. Безнең иҗат төркеме дә район дәүләт техник күзәтчелеге идарәсе җитәкчесе Илдус Хәкимов белән берлектә әлеге техник карауда катнашты.

Җирлектә 49 данә трактор һәм тагылмалар исәпләнеп, шуларның барысы да диярлек техник карауга чыккан иде. Илдус Хәкимов аларның барысын да энә күзеннән үткәрде.

- Безнең райондагы 52 процент техника шәхси кулларда. Юллардагы иминлекнең дә нигезен шулар тәэмин итә дип әйтергә кирәк. Хуҗалыкларда техника каравы яхшы гына узды. Хәзер менә шәхси кешеләрдәге техниканы карыйбыз. Беренче булып әлеге җирлекне сайлау юкка гына түгел. Биредә авыл җирлеге башлыгының әлеге чарага җитди каравы нәтиҗәсендә, халык та аның кирәклеген аңлый. Шуңа бу җирлектә үзйөрешле техникаларокатнашында фаҗигаләр булмас дип ышанасы килә.

-Төп игътибарны нәрсәләргә юнәлтәсез?

-Карау барышында беренче игътибарны документларга юнәлтсәк тә, руль, тормоз, ут системаларын да ныклап тикшерәбез. Шулай ук янгын сүндерү җайланмасының, аптечканың булуын да карыйбыз. Әле арбаларга игътибарны арттырасы бар. Терлек азыгы әзерләгәндә модага кереп киткән олы арбаларны, исәпкә бастырмаган очракта да ут, тормоз системаларын ныклап карап, көйләп бетергәч кенә юлга чыгуны тәэмин итү зарур. Моны механизаторларның аңлаулары һәм үтәүләре кирәк, - ди Илдус Хәкимов. – Безнең районда шәхси секторларда 1094 үзйөрешле техника исәптә тора. Узган ел шуларның 709ы гына техник карау үтте. Димәк өч тракторның берсе юлларда ниндидер җитешсезлек белән юлга чыгарга мәҗбүр булган дигән сүз.

- Аллага шөкер, быел да техник карауда катнашабыз. Аны ел саен булып торсын дибез. Чөнки аңа ныклап әзерләнәбез. Бу техник карауга гына түгел, ә үзебезнең тракторны ел дәвамында эшләрлек итеп әзерләү дә. МТЗ-82 тракторым 2001 елгы. Ул безнең кул астындагы иң зур ярдәмчебез. Ватылмый эшләп кенә торсын дибез, -ди Нәҗип Гыйльфанов.

-Тракторымны 2011 елда алдым. Ел саен шулай техник карауга алдан әзерләнәбез. Утларын, тормоз системасын карыйбыз. Аны үтеп, язгы кыр эшләрен башлап җибәрәбез. Техник карауның әһәмияте бик зур. Чөнки юлда йөргәндә тракторның төзеклеге, утлары яну үзебез өчен кирәк, -ди Айдар Хәбиров.

Җирлекләрдәге тракторларны исәпкә куюда, аларны техник каруга чыгаруда авыл җирлеге башлыкларының да ярдәме кирәк. Алар техникасы булганнарга яхшылап төшендерергә бурычлы. Чалманарат авыл җирлеге башлыгы Камил Әхмәтов ел да бу чарада үзе катнаша.

-Җирлектәге һәр трактор хуҗасы техник карауга ныклап әзерләнә. Программа буенча алган өр-яңа тракторларыбыз да бар. Алар да техник карауга басты. Тракторлар нигездә печән әзерләүдә катнаша. Аларның төзек булу мөһим, -ди Камил Әхмәтов.

Техник карау төгәлләнгәннән соң, техник карау узганнарына техника белән юлларда йөрергә ярый дигән белешмә бирелде. Ә бер-ике трактор хуҗасына 20 көн эчендә булган җитешсезлекләрен бетереп, кабат техник карау үтәргә кушылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев