Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

УҢГАН МЕХАНИЗАТОР-ХУҖАЛЫК ГОРУРЛЫГЫ:Комбайнчы Назыйм абый турында сүзем!

"Вөҗданы – пакь, йөзе – ак" диләр алар хакында. Ул нәкъ безнең комбайнчы егетләргә һәм аларга үрнәк күрсәтүче, маяк билгеләүче абзыйларга карап әйтелгән кебек. Чалманарат якларындагы "Наратлы" хуҗалыгының басуларын кыр корабында гизүче Назыйм абый Нуретдинов белән без тиз генә сөйләшеп, эшләренең хәлләрен белештек.

                                                     Талгын җилгә тибрәлгән сары башаклы басуларны иңләп, куәтле комбайн килә. Кыр корабы штурвалы артында утыручының йөзе балкый. Чөнки игенче өчен иң мәшәкатьле чор булуына карамастан, ул уңышның һәр бөртеген югалтуларсыз җыеп алуына чиксез шатлана. 

Реклама

                                                     Назыйм абыебыз авыл хуҗалыгы тармагында 1984нче елдан бирле тырыш хезмәт сала. 


Быел уңышлар ару гына күренә. Әйбәт. Эш дәверемдә 4нче комбайн инде бу! Хәзерге, заманча комбайн - оҗмахка тиң: эчендә салкынча, рәхәт. Ни хикмәт, тузаны да керми, чиста, - ди җир-су улы.

                                                     Хуҗалык һәр мөһим кампаниядә ышанычлы, уңган хезмәтчәннәренә таяна. Ә Назыйм Нуретдинов - нәкъ шундый тәҗрибәле уңганнарның берсе. Бүгенгесе көнгә ул "АКРОС-585" комбайнында - 591 тонна күләмендә ашлыкны эшкәрткән иде. Техникасында басуларны гизеп, авыр, әмма бәрәкәтле хезмәттә тир түгеп, дәртләнеп, чәмләнеп эшли. Шуңа да алдынгылар вымпелын кулдан ычкындырмый ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Актаныш районы Авыл хуҗалыгы сулышы Авыл хуҗалыгы тармагы Актаныш таңнары “ТАТМЕДИА” АҖ филиалы “Актаныш-информ” Юлай Низаев Татар-информ Юлай НИЗАЕВ, "Актаныш-информ" "ТАТМЕДИА" АҖ Чалманарат Наратлы Наратлы хуҗалыгы

2
X