9 август 2022 яңалыклары
-
УҢГАН МЕХАНИЗАТОР-ХУҖАЛЫК ГОРУРЛЫГЫ:Комбайнчы Назыйм абый турында сүзем!
"Вөҗданы – пакь, йөзе – ак" диләр алар хакында. Ул нәкъ безнең комбайнчы егетләргә һәм аларга үрнәк күрсәтүче, маяк билгеләүче абзыйларга карап әйтелгән кебек. Чалманарат якларындагы "Наратлы" хуҗалыгының басуларын кыр корабында гизүче Назыйм абый Нуретдинов белән без тиз генә сөйләшеп, эшләренең хәлләрен белештек.
-
АКТАНЫШТА: "БҮЛӘК" ЧЫН ПИОНЕРЛАРНЫ ТӘРБИЯЛИ(+БЕЗНЕҢ ШӘП ВИДЕО, +ФОТОРЕПОРТАЖ)
Бүген "Бүләк" ял һәм сәламәтләндерү лагереның 4нче агымын ачу тантанасы оештырылды. Агым ачылу бәйрәм кичәсе белән балаларны һәм әйдәманнарны Актаныш муниципаль районының Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нурлыева сәламләде һәм имин яллар теләде.
-
ХАКИМИЯТТӘН РЕПОРТАЖ: Район җитәкчелегеннән эшмәкәрләргә - әңгәмәгә ачыклык, мөмкинлекләр күп!
Актаныш муниципаль районы Советы утырышлар залында эшмәкәрләр белән очрашу узды. Биредә районыбызның Башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Зарипов, икътисад буенча урынбасары Лиана Сираева һәм Татарстан Республикасының Эшмәкәрлекне үстерү фондының урындагы вәкиле Алмаз Нурлыев катнашында оештырылды.
-
Жаркие фестивальные дни волонтеров АО «Транснефть – Прикамье»
В жаркие минувшие выходные волонтеры АО «Транснефть – Прикамье» поддержали значимые культурные мероприятия в Пермском крае и Республике Татарстан. Волонтеры Пермского районного нефтепроводного управления (РНУ) участвовали в фестивале исторической реконструкции «На Хохловских холмах», который состоялся на территории Архитектурно-этнографического музея «Хохловка».
-
Район җитәкчесе Ленар Зарипов актанышлыларны шәхси сораулар буенча кабул итте
Бүген Актаныш районы хакимиятендә Ленар Зарипов тарафыннан шәхси мөрәҗәгатьләр һәм сораулар белән кабул итү булды.
-
«Транснефть- Прикамье» провело учебно-тренировочное занятие на болотистой местности
АО «Транснефть – Прикамье» провело плановое комплексное учебно-тренировочное занятие (КУТЗ) по ликвидации условного выхода нефти из трубопровода в заболоченной местности.
-
ЛИМОН БЕЛӘН КЫЯР ТОЗЛАУ
Әлеге рецепт белән тозланган кыяр тәмле, кетердәп тора, озак саклана.
-
Табиб көзен иммунитеты көчле булачак кешеләрне әйтте
Көз көне россиялеләрнең иммунитет дәрәҗәсе аларның җәйне ничек уздыруларына бәйле булачак, дип саный табиб аллерголог-иммунолог Владимир Болибок. Sputnik радиосына интервьюсында ул көзен кемнең сәламәтлеге нык булып калачагын фаразлады.
-
БЕЗНЕКЕЛӘР БУЛДЫРА:Гүя басу батыры–яшьләр!
Ил муллыгы, Ходай кодрәте–изге һәм бәрәкәтле туган җиребездә. Бодай, арыш, арпа үсәләр кыр-басуларда дулкынланып. Тир түгеп, җан биреп үстергәннәр җитез игенчеләр, сокландыра аларның хезмәт мисалы. Бу сүзләрнең һәркайсы Актаныш районының Чалманарат якларындагы "Наратлы хуҗалыгы кыр-басуларында эшләүче мөлаем егетебез, бик итәгатьле, әдәпле, эшкә мөкиббән Сәйдәш Шакировка туры килеп тора.
-
УРАК-2022:"Наратлы"лар яхшы уңышка йөз тота!(+УРЫННАН БЕЗНЕҢ ФОТОРЕПОРТАЖ)
Бәрәкәтле Актаныш районы җирләрендә игенче һәм төрле звено кадрларыбыз һәм белгечләребезнең бердәм тырыш хезмәте быел да югары күрсәткечләр белән акланыр. Урып-җыю кызу темплар белән бара. Илкүләм әһәмияткә ия әлеге эшне оештыру барышы – республика, район җитәкчелегенең күз уңында. Бүген безнең иҗади төркем "Наратлы" хуҗалыгындагы эш барышы белән танышты.
-
АО «Транснефть - Прикамье» провело учебно-тренировочное занятие на болотистой местности
АО «Транснефть – Прикамье» провело плановое комплексное учебно-тренировочное занятие (КУТЗ) по ликвидации условного выхода нефти из трубопровода в заболоченной местности.