Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

Уҗымнар күзне иркәли

Хуҗалык җитәкчеләре район башлыгы Энгель Фәттахов белән бергәләп “Чәчер” хуҗалыгы һәм “Әнәк” агрофирмасы басуларын күздән кичерде.

undefined

 

Соңгы елларда “Чәчер” хуҗалыгы игенчелек буенча шактый гына алга китте. Көзге культура чәчелгән уҗым басулары да әллә кайдан ямь-яшел булып күзгә ташланып тора. 

- Без 1195 гектар мәйданда көзге культуралар чәчкән идек. Шуларның 655 гектары – арыш, 540 гектары көзге бодай. Уҗымнарыбызның 100 проценты да исән. Аларга иртә яздан җир туң вакытта ук тукландыру башладык. Хәзер тамырдан ашлама кертүне дәвам итәбез. Озакламый бөҗәкләргә каршы эшкәртә башларбыз дибез, - дип эш барышы белән таныштырды хуҗалык җитәкчесе Радик Солтанов. 

Чәчерлеләрнең 2698 гектар мәйданда язгы культураларны чәчәселәре булып, 20 апрельгә аның 245 гектар мәйданында чәчү эшләре башкарылган. 200 гектарда арпа, 15 гектарда солы, 30 гектарда борчак орлыкларын җир куенына иңдергәннәр. 

Реклама

-Җир әлегә салкын. Шунлыктан чәчүне туктатып тордык. Безнең чәчүдә өч агрегат эшли. Алар белән 10-12 көндә аны башкарып чыгарбыз, дибез. Көннәр җылытуга чәчүне тулы көченә башлыйбыз, -ди Радик Солтанов

“Әнәк” агрофирмасының 3150 гектар мәйданда көзге культуралары булып, аларның уҗымнары барысы да бүген матур булып үсеп утыралар. Хәер, әлеге агрофирма көзге культураларны тәрбияләү буенча башкаларга үрнәк булып тора. Узган ел район буенча 80 процент мәйданда көзге культураларны бозып, кабат чәчәргә туры килгәндә дә, аларның көзге культуралары күзне иркәләде. Мондый уңышның сере, җирне тиешенчә ашлауда, ди агрофирма җитәкчесе Фарис Фәтхиев. 

Сөйләшүдә барлык хуҗалыкларга да эш барышында тиешенчә саклык чараларын күрү катгый таләп итеп куелды. 

Бу хакта тулырак Газетабызның киләсе санында укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев