Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

УҢЫШ – 2019: Урып-җыю көндәлегеннән

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган оператив мәгълүматлар буенча 15 августка районыбыз кырларында тиешле мәйданнарның 19.8 процент күләмендә урып-җыю эшләре башкарылган.

Барысы 10850 гектар мәйданда игеннәр теземнәргә салынган. Шуның эченнән арыш – 550, көзге бодай – 750, арпа – 5200, язгы бодай – 450, борчак – 3700, солы 200 гектарда егылган. Барысы 8445 гектар мәйданда икмәкләр суктырылган. Арыш – 475, көзге бодай – 700, арпа – 5100, язгы бодай – 420, борчак – 1650, солы 100 гектарда. Әлегә тулай җыем 32961 тонна тәшкил итә. Шуның эченнән арыш – 1520, көзге бодай – 3150, арпа – 21420, язгы бодай – 1176, борчак – 5445, солы 250 тонна. Бер гектарга уртача уңыш – 39.1 центнер.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев