Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

ЮГАРЫ БӘЯ: Актаныш һәм Балык Бистәсе районнарының кулланучылар җәмгыятьләре кооператорлары «Иң яхшы Россия икмәге» бүләкләрен алдылар

"Хлеб, ты - мир" (“Икмәк, син – дөнья”) халыкара форумы кысаларында икмәк пешерү буенча ХХ Россия Кубогына йомгаклар ясалды.

Анда  Россиянең  20  төбәгеннән  24  команда  катнашты. Икмәк  пешерүчеләрнең  һәм кондитерларның һөнәри  ярышларында  Россия  кулланучылар   кооперациясе  оешмаларыннан  һәм  кооператив белем  бирү  системасы  буенча  уку  йортларыннан  7  команда  катнашты.

"Хлеб, ты - мир" (“Икмәк, син – дөнья”) халыкара  форумында   Татарстан  кулланучылар  кооперациясе  оешмалары берлеге (Татпотребсоюз) кооператорлары Икмәк  пешерү  буенча Росия  Кубогына  һәм   “Сдобные изделия" (майга, сөткә  изеп  пешерелгән әйберләр) номинациясендә II дәрәҗә  дипломга  ия  булдылар.   Актаныш  һәм Балык  Бистәсе  районнарының кулланучылар  җәмгыятьләре кооператорлары  «Иң яхшы  Россия  икмәге» бүләкләрен  алдылар.  

Татарстанлыларга  җиңү  җиңел  бирелмәде.   Кубокта  катнашучылар     категорияләр  буенча  бүленгән  иде: икмәк  пешерү  белән  күптән  шөгыльләнүчеләргә, югары  уку  йортлары  студентлары һәм  һөнәри  уку  йортлары  студентларына.   Шартлар  бик  җитди куелган  иде: биш  сәгать эчендә -  ике  төрле  ипи,    майга,  сөткә  изелгән (сдобный) өч төрле   камыр  ризыгы  пешерергә һәм камырдан  космонавтикага  багышланган  арт-объект  эшләргә.    Кооператорлар  бик тырыштылар  һәм үзләрен  иң  яхшы  итеп  күрсәттеләр. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев