Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыллар-байлыгыбыз

Хезмәттәшебез Фәния Рәшитова: Бәйрәм алды кәефен бүләк итеп

Үткән елга йомгак ясап, Яңа елга яңа өметләр баглап, кировлылар да Яңа ел бәйрәмен күркәм чаралар белән каршы ала.

Командировкаларга барган чакта да еш кына Киров авылының мәдәни сулышына, аның булдыклы халкына сокланып кайтабыз. Биредә кичә бик зур бәйрәм гөрләгәнен хәбәр иткән идек инде. 

— Район мәдәният йорты, Киров урта мәктәбе, урындагы балалар бакчасы, Олыимән мәдәният учагы командалары театраль күренешләр күрсәтеп ярыштылар. «Әнәк» агрофирмасы, шәхси эшмәкәр Рузилә Хәкимова, Илдар Сибгатуллин ярдәмендә бүләкләр әзерләнгән иде. Игелекле иганәчеләргә барлык халык рәхмәтле булды. Ашханәдә килгән барлык кешеләрне кайнар хашламалар, тәмле чәйләр белән сыйладылар. Шулкадәр матур, шулкадәр күңелле рухта иске елны озатып, Яңа 2024 елны каршы алдык, дип бәян итә һәм фотолар белән уртаклаша Фәния Рәшитова. — Шулай ук бәйрәм чарасына «Әнәк»нең элеккеге җитәкчесе, хезмәт ветераны Фәрис Фәтхиев та чакырулы иде. Ул да якташларны бәйрәм уңаеннан тәбрикләде, кировлыларга ихтирамын белдерде.

 Һәркайсыбыз өчен Яңа ел – иң изге һәм яраткан бәйрәмебез ул. Аны каршылаганда һәммәбез дә язмышларыбызның яңа – моңача күрелмәгән битләрен ачабыз, киләчәккә максатлар билгелибез, хыялларыбыз теләкләребезнең чынга ашуына өметләнәбез. Узып баручы быелгы ел җиңел булмаса да, төрле вакыйгаларга бай һәм чагу ел булып истә калды. Һәркайсыбыз күңелендә ул аерым вакыйгалар белән сакланачак, ә тарихка киеренке, җимешле хезмәт һәм җиңел булмаган җаваплы карарлар кабул итү елы булып кереп калачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев