Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Батырлар даны мәңгелек

Актаныш Бөек Җиңү көнен каршыларга әзер: 9 майга бәйрәм программасы

Илебез халкы Бөек Җиңүнең 77 елллыгын каршыларга әзерләнә. 9 май көнне районыбызда да күптөрле бәйрәм чаралары уздырылачак.

                 Быелгы Җиңү бәйрәменә багышланган тантана Советлар Союзы Герое, якташыбыз Баян Дәүләтов исемендәге стадионда булачак. Иртәнге 10.00 сәгатьтә Җиңү парады белән башланып китә.
               11. 00 сәгатьтә Актаныш авылы буйлап "Үлемсез полк" йөреше көтелә. 
11.30 сәгатьтә "Үлемсез полк" йөреше Җиңү паркына килеп җитә һәм парадта катнашучылар Җиңү паркындагы Батырлар аллеясына, Билгесез солдат һәйкәленә һәм башка җиңү символлары-һәйкәлләргә чәчәкләр салачак.
           Актанышта яшәүчеләр, райондашлар, кайткан кунаклар  кичен дә Бөек Җиңү көне алып килгән бәхетне тагын бер тапкыр күңел түре аша кичерәчәк. 19.00 сәгатьтә Туган ил, тынычлык, бердәмлек, дуслык темасына багышланган җыр-биюләр, нәфис сүз кебек номерларны үз эченә алган концерт програмасы тәкъдим ителә.
                   21.00 сәгатьтә Актаныш күген аллы-гөлле, бик купшы салютлар бизәячәк. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев