Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Батырлар даны мәңгелек

Актанышта район башлыгы кубогына шахмат турниры үтте(+БЕЗНЕҢ ФОТОРЕПОРТАЖ)

Бөек Җиңүнең 77нче язын каршы алырга җыенган мизгелләрдә Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов кубогына шахмат турниры оештырылганы хакында хәбәр иткән идек. Бүгенге шимбә кичендә, Балалар иҗат үзәгенең тамаша залында җиңүчеләрне, бу шахмат ярышының ветераннарын бүләкләү узды. Дулкынландыргыч та, күңелле дә тантана муниципаль район Советы Аппараты җитәкчесе Илшат Вахитов, Актаныш районы Башкарма комитетының яшьләр һәм спорт бүлеге җитәкчесе Ленис Вәлиев катнашында булды.

                                      Җиңүчеләр, яхшы уңышларга ирешкән командалар, шахматчылар билгеләнеп үтелде. "ПАНДЫ", "Интеллектуал" җыелма, Яр Чаллының "Новгородские" командалары 1, 2 һәм 3нче урыннарга лаек булса, алардан әз генә калышып "Буркина Фасо" һәм "Гамбит" Актаныш җирлегенеке 4, 5нче урыннарга чыктылар. 


                                      Уеннар киеренке, дустанә һәм гадел узды. Әлеге турнир матур традициягә әверелгәне дә ассызыкланды.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Татарстан Актаныш районы Татарстан Республикасы Татарстан яңалыклары Актаныш хәбәрләре Спорт 2022 #АктанышҮткәннәнКиләчәккә Актаныш сулышы