Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Батырлар даны мәңгелек

#АЛАРБЕЗГӘҖИҢҮАЛЫПКИЛДЕ: Бүген Актаныштагы тыл ветераннарын хөрмәтләделәр

Актаныш авыл башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Хуҗин бүген тыл ветераннары белән очрашты.

 Дәлия Ханнанова, Миңсылу Яинова, Рәшидә Рәхмәтуллина, Нәкыя Галиева яшәгән йортларга Илнур Таһир улы үзе килеп ветеран апаларның хәлләрен белде.

Илнур Хуҗин ветераннарны бәйрәм белән котлап Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановның тәбрикнамәсен һәм тыл ветераннарына атап әзерләнгән күчтәнәчләрне тапшырды. 

Актаныш районында Бөек Җиңүнең 77 еллыгын 7 Бөек Ватан сугышы ветераны исән-сау каршы ала. 52 Бөек Ватан сугышы ветеранының тол хатыны, 268 тыл ветераны, 1712 сугыш чоры баласы утлы еллар дәһшәтен күңелендә йөртә. Аларның һәммәсен илебезгә азатлык алып килгән Җиңү көне алдыннан район һәм җирлек җитәкчелеге тарафыннан хөрмәтләү күздә тотыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев