Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Батырлар даны мәңгелек

Батырлыкка баш иябез һәрчак, мәңгеләштерәбез

Бүген Актанышның РТС ягы өлешендә Чечен Республикасында барган хәрәкәтләрдә катнашкан яугир, райондашыбыз Илнар Шәмсиевның якты истәлегенә тактаташ ачылды.

                                                Районыбызда Чечен сугыш-чуалышларында катнашкан каһарман якташларга багышлап күп төрле чаралар үткәрелә. Авыл мәдәният йортларында, китапханәләрдә, мәктәпләрдә очрашулар, хәтер һәм кадер сәгатьләре, кичәләре оештырыла. Район Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Ильясов, Актанышның хәрби комиссары Ленар Әхмәтҗанов катнашында чираттагы хәтер данын мәңгеләштерү узды.

                                                Чара мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнгән иде, бәет белән башланып китте. Илнар Сәгыйть улы кыска гына гомере эчендә дә, 1976 елны туып-1997 елда вафат була, якты хәтирәләр калдыра. Сөекле әнисе, тормыш иптәше , улы да биредә иде.

                                                 Үз-үзләрен аямый хәрби һәм хезмәт бурычларын үтәгән Илнар Шәмсиевка чиксез хөрмәтебезне белдерәбез. Әлеге истәлекле чара да райондашыбыз рухына изге дога булып ирешсен!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Актаныш районы Актаныш яңалыклары Актаныш хәбәрләре Актаныш сулышы Чечня Каһарманнар