Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Батырлар даны мәңгелек

Бөек Җиңү көнендә Актаныш урамнарыннан "Үлемсез полк" үтте

Традиция буенча, Бөек Ватан сугышы турындагы истәлекләрне саклап калу, үз тормышын кызганмыйча Ватаныбыз азатлыгы өчен көрәшкән һәр кешене искә алу акциясе– «Үлемсез полк» йөрешендә актанышлылар быел да актив катнашты.

 Ул стадионда узган тантаналы чаралардан соң башланып китте.

Төрле яшьтә булган райондашларыбыз сугышта катнашкан якыннарының портретларын олы горурлык хисе белән күтәреп барды. "Каһарманлык даны - мәңге үлемсез!" дип юкка гына әйтмиләр. Катнашучылар саны бик күп иде. Әлеге илебез күләмендәге патриотик акциягә барлык мәгариф учреждениеләре актив кушылды. Актаныш технология техникумы, 1 һәм 2нче санлы мәктәпләр, сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат, Хәсән Заманов исемендәге кадет мәктәбе-интернаты укучылары, әти-әниләре, дәү әни һәм дәү әтиләре белән балалар бакчалары тәрбияләнүчеләре олуг теләк белән катнашты. Шулай ук бу изге ниятле акциягә Актаныш районы җирлегенең оешма-предприятиеләрендә хезмәт куючылар да кушылып, хезмәт коллективлары белән "Үлемсез полк"та үттеләр. "Үлемсез полк" -  Советлар Союзы герое Баян Дәүләтов исемендәге үзәк стадионнан кузгалып, Вахитов урамыннан Ленин проспектына таба (Газучасток), аска төшеп, Башкарма комитет бинасы янәшәсеннән Юбилей урамына борылып, Җиңү Паркына килде.

Реклама

"Үлемсез полк" барышында Бөек Җиңүгә багышланган легендар җырлар яңгырады, һәркемдә бәйрәм рухы кәефе хаким итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Актаныш Актаныш районы Актаныш яңалыклары Татарстан яңалыклары Актаныш хәбәрләре #АктанышҮткәннәнКиләчәккә Татар-информ Үлемсез полк