Бөек Ватан сугышы ветераны Җәүдәт Шәемов: Сопка башында чылбырлап бәйләнгән 80-90 хатын-кызны күреп шаккаттык
Актаныш районының Иске Богады авыл җирлегендәге алты авылга бердәнбер Бөек Ватан сугышы ветераны исән. 94 яшьлек Җәүдәт ага Шәемов – Яңа Богады авылында яши. Авылның иң өлкән кешесе дә ул.
Җәүдәт Шәемов 1926 елның августында Яңа Богады авылында туа, җидееллык мәктәпне сугыш башланган 1941 елда тәмамлый. Картлар, хатын-кызлар, яшүсмерләр җилкәсенә калган хуҗалык эшләренең барлык авырлык-газапларын кичерә. 1942 нче елның башында Шәемовларның да әтиләрен сугышка озаталар.
Гаиләдә алты бала әниләре белән торып кала. Ә 1943 елда сугышка китү чираты Җәүдәткә дә килеп җитә. 7 ноябрьдә аны Ерак Көнчыгыш фронтына озаталар. 17 яшьлек егет 35 укчы дивизиянең 312 нче укчы полкында хәрби күнегүләр узгач, Уссури елгасын кичеп, II Ерак Көнчыгыш фронтында пулеметчы булып япон самурайларына каршы сугышка керә.
- Маньчжуриядә чираттагы сопканы штурмлаганда дошман пулеметчылары өзлексез атты, аны кулга төшерү өчен 15 сәгать сугыш барды. Зур югалтулар аша сопканы алдык. Сопка башында чылбырлап бәйләнгән 80-90 хатын-кызны күреп шаккаттык. Кулларында автоматлар, пулеметлар. Берсе дә исән килеш бирелмәде. Сугышып һәлак булдылар. Безнекеләр аларның милләтен дә, кемлеген дә ачыклый алмады,- дип искә ала бу хакта ветеран.
Сугыш кырындагы бәрелешләрдә үлем белән еш очрашырга туры килә авыл егетенә. Бөек Җиңү көнен Харбинда каршылый. Сугышта батырлыклар күрсәткән өчен II дәрәҗә Ватан сугышы ордены, медальләр белән бүләкләнә.
1951 нче елда армия хезмәтен тәмамлагач кына туган авылына кайта Җәүдәт бабай. Ярый әле өлгерә, сугыштан 44 нче елда каты яраланып, контузияләнеп кайткан әтисе нәкъ шул елны вафат була. Җәүдәт абый хисапчылыкка укый, гомер буе хуҗалыкта эшли.
Хөрмәтле ветеран хатыны, тыл ветераны Әнисә апа Хафизова белән тату гомер итә. Әнисә апа Солтангол авылыныкы. Аның да яшьлеге сугыш чорына туры килгән. Ач-ялангач чакларда иза чигүләр әлегәчә онытылмый. Күпме генә эшләсәләр дә тамаклары туймый тылдагыларның. Икмәге дә, сөте- мае, ите- хуҗалыкта ни генә җитештерелмәсен, барысы да фронтка озатыла.
- Казанга кадәр җәяүләп мал кудык. Әткәебез сугышта һәлак булды. Әнкәй гомер буе әнкәйне көтте. Хәзерге мул тормышта яшәвебезгә сөенеп туя алмыйм,- ди Әнисә апа,- Шушы бәхетле тормышның кадерен белсен иде яшьләр!
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
1 июль 2022 - 16:38Кырымның «Ак Барс» ял базасында Татарстаннан килгән балаларны каршыларга әзерләнәләр Кырымның Форос бистәсендәге балалар һәм яшьләрнең «Ак Барс» дип аталган сәламәтләндерү комплексы беренче кунакларны каршы алды. Базага тест режимындагы сменада катнашучылар – 40 студент килде. Алар балалар сменаларын оештырырга ярдәм итәчәк.5300
-
1 июль 2022 - 13:16«БуНиБу» YouTube каналында яңа видео Яңа подкаст «Шулай язган» мәхәббәт һәм мөнәсәбәтләр турында.66100
-
1 июль 2022 - 11:17Хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан райондашларыбызны искә алу чарасыннан репортаж 2009 елның 1 июлен Хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан ветераннар көне дип игълан итәләр.27300
-
1 июль 2022 - 09:10АО «Транснефть – Прикамье» модернизировало систему пожарной безопасности в Удмуртском РНУ АО «Транснефть – Прикамье» завершило работы по модернизации системы пожарной безопасности офиса Удмуртского районного нефтепроводного управления.5900
-
30 июнь 2022 - 15:40Ринат Мухамадиев: Карманные книги становятся все более популярны у современного читателя Сегодня все больше становятся популярны карманные книги — это издания небольшого формата в мягком переплете. Об этом автор около 70 произведений, писатель и журналист Ринат Мухамадиев сказал на презентации нового издания своей книги «Кыргый атауга сәяхәт» («Путешествие на дикий остров»).9000
-
30 июнь 2022 - 15:24"Умырзая"да иминлек- беренче урында! Җәй - һәркемнең яратып, зарыгып көтеп ала торган мизгеле.13800
-
30 июнь 2022 - 10:39Жизнь в атмосфере уюта Строительная компания ООО Специализированный застройщик «Ак таш-Инвестстрой» представляет новый комфортабельный жилой комплекс «Алтын Яр» на берегу озера Средний Кабан в Приволжском районе Казани.10600
-
30 июнь 2022 - 10:34Автоматизация агробизнеса: как это происходит В Республике Татарстан стартовала программа поддержки автоматизации СХТП. В рамках программы СХТП может приобрести оборудование и программное обеспечение для комплексной автоматизации предприятия с софинансированием в 50%. Программа реализуется под руководством единого интегратора АО «РИВЦ».5500
-
29 июнь 2022 - 08:45"Белем бирү моделе-Төпле шәхес" проектына "Яшьлек" яшьләр үзәге 780 мең сумлык ярдәм алачак 26 июньдә "УРАМ" паркында Татарстан Республикасында Яшьләр көнен бәйрәмендә яшьләр сәясәте оешмалары арасында игълан ителгән грантлар бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләделәр.14900
-
28 июнь 2022 - 15:00Хоккей белән малайлар гына түгел, кызлар да шөгыльләнә «Ялкын» YouTube каналында яңа видео.269400
-
10 май 2022 - 11:57"АКТАНЫШ АВАЗЫ" телевидениесе хәбәрләр тапшыруы 05.05.22
-
4 май 2022 - 15:4703.05.22 ХӘБӘРЛӘР
-
ЯҢГЫРГА ТИКЛЕМ:Бәрәңге утыртып өлгердегезме, иптәшләр? Бакчаларда көннәр буе, яллларны көтеп алып казыну вакыт та җитте. Бәрәңге утырту авыл җирендә - бәләкәй чакларыбыздан ук бер зур эш, хезмәт эйфореясенең югары ноктасы! Бакчаларыгызда ниләр чәчтегез әле? Кичә бакчаларыгызда мәшәкатьләнеп, язгы май яңгыры асларында калмадыгызмы? Кишер, суган, чөгендер һәм башка яшелчә-чәчәкләрне дә утыртабыз әкренләп.
-
2 июль 2022 - 07:37Өректән бәлеш эчлеге ясау ЫСУЛЫКышын бәлеш эчлеге яки камыр ризыкларын бизәү өчен бик әйбәт ул. Кирәк булачак: 2 кило өрек (абрикос), 1 кило шикәр комы, 1 чәй кашыгы лимон кислотасы, 2 литр су.2600
-
1 июль 2022 - 16:15Башкортстанның Тәтешле районында коточкыч хәл- 34 яшьлек хатынны елан чагып үтергәнӘлеге коточкыч яңалык бүген ватсап мессенджерының күп кенә чатларын урап чыкты.33200
-
1 июль 2022 - 15:50"АК ИНЕШ" СОЧИДАН ДА ҖИҢЕП КАЙТАСочи шәһәрендә узган "Бархатное лето" IV Бөтенроссия хореография бәйгесендә "Ак инеш" бию ансамбленә тиңнәр булмаган.24102
-
1 июль 2022 - 15:46Укучыларыбызны хөрмәтләделәрКазан шәһәрендә Бөтенроссия, республика олимпиадаларында урын алган укучыларны һәм аларны әзерләгән укытучыларны хөрмәтләү тантанасы булды.16400
-
28 июнь 2022 - 15:01В ООО Агрофирма "Актаныш" требуются главный бухгалтер, токарь, ученик токаря, электромонтер В ООО Агрофирма "Актаныш" требуются главный бухгалтер с опытом работы в сельском хозяйстве, токарь, ученик токаря, электромонтер. 8-927-044-45-1630000
-
28 июнь 2022 - 08:10«Актаныш» агрофирмасы ҖЧҖенә каравылчы кирәк. Белешмәләр өчен телефон: 8927044451637300
-
16 июнь 2022 - 08:03В ООО Агрофирма «Актаныш» требуется электромонтер В ООО Агрофирма «Актаныш» требуется электромонтер, з/п от 30 тыс.руб.87300
-
30 июнь 2022 - 08:46Ленар Зарипов "ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Актаныш-информ" коллективы эшчәнлеге белән танышты Бүген Актаныш районы башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Ленар Зарипов "ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Актаныш-информ" коллективы эшчәнлеге белән танышты.63000
-
29 июнь 2022 - 16:35Район башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Ленар Зарипов: Проблемаларыгыз белән үзегез генә калмагыз! Бүген район хакимиятендә май ае йомгаклары буенча 25 форма-киңәшмә узды.69100
-
27 июнь 2022 - 14:46Бәрәңге үстерүчеләр субсидия алачак Русия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан яңа ярдәм чарасы расланды.55400
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: СМИ: Актаныш
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ №ФС77-47622 от 07.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Гимадиев Айнур Расимович
Адрес редакции: 423740, с. Актаныш, пр. Ленина, д. 49
Телефон редакции: 8(85552) 3-09-29, 3-15-44
Электронная почта для сообщений о фактах коррупции: airs16@mail.ru.
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика