Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Батырлар даны мәңгелек

Бөек Ватан сугышы ветераны Нурфика Абдуллина: Солдатларны поездан төшүгә үк яраларының катлаулылыгына карап аера идек

Җиңүнең 77 еллыгын каршы алу бәхетенә ирешкән Бөек Ватан сугышы ветераннары белән таныштыруны дәвам итәбез. Хәзер Актаныш районында 7 Бөек Ватан сугышы ветераны яши. Алар арасында бердәнбер хатын-кыз ветеран Нурфика Абдуллина Күҗәкә авылында яши.

                Сугыш башланганда  Нурфика Минзәлә медицина мәктәбенең 2 курсын тәмамлаган гына була әле. 1942 елда Азнакай кызы Нурфиканы Калинин районы Күҗәкә авылына фельдшер-акушер итеп җибәрәләр. Берничә авыл халкының сәламәтлеге сагында тора кыз. 1943 елдан Нурфиканы хәрби хезмәткә алалар. Утлы сугыш елларында Нурфика апа Арча янындагы хәрби госпитальдә шәфкать туташы булып эшли.


          - Яралы солдатларны тимер юл станциясеннән үк каршы ала идек. Аларны яраларының катлаулылыгына карап аерабыз, кемнең кул-аяклары, кемнең башы яралы. Операцияләрдә хирург ярдәмчесе дә булдым. Тотылган, ыргытырга дип аерып куелган скальпель, кискечләрне җыеп бардым, кире Күҗәкәгә кайткач, бик кирәк булды алар,- дип искә ала шәфкать иясе.

 

           

           Авылга кайткач, сугыш чорында госпитальдә эшләү тәҗрибәсе Нурфикага әллә нинди кыен хәлләрдән чыгарга ярдәм итә. Суслонгердан кайткан солдатның аягында гангрена башлана. Егетне хастаханәгә илтергә мөмкинлек юк. Тәвәккәл Нурфика ике дә уйламый, туганнарының ай-ваена карамыйча, шеше бөтен тәнгә таралганчы дип,  аяк бармакларын кисәргә алына, солдатны исән калдыра.

 

Безнең әнкәй авылдагы барлык сугыштан соң туганнарның кендек әбисе дә. Әнкәй бөтен гомерен авыл кешеләренең сәламәтлеген саклауга багышлады. Эштән кайтып, я аш әзерли, я идән юа башлый, «Нурфика, ярдәм ит!», «Нурфика тиз бул!» дип ишек кагалар иде,- ди Нурфика апаның кызы Дилбәр Шәехова.


             

    Нурфика Абдуллина 1949 нчы елда гына демобилизацияләнә. Нәкъ шул елны фронттан кайткан Әбүбәк белән кавышалар. Әбүбәк мәктәп директоры булып эшли. Авылның ике алтын баганасы бергәләп 5 бала тәрбияләп үстерәләр.
           1994 елда Әбүбәк абый вафат булгач, Нурфика апа янына Чаллыда яшәүче улы Әхмир гаиләсе белән кайта.

 

- Безнең әткәй-әнкәйләрнең, барлык ветераннарның, тылдагыларның үз-үзләрен аямыйча куйган хезмәтләре заяга түгел. Мин бүгенге тыныч, матур тормыш өчен барысына да рәхмәт әйтәм,- ди Әхмир  абый.

 

              Нурфика апаның балалары укымышлы, һәркайсының үз гаиләсе. Оныклар да югары уку йортларын тәмамлый. Лилия дәү әнисе юлын сайлый- табибә булып эшли.
100 яшенә таба барса да, Нурфика апа медик хезмәтенә тугрылыклы. Күрше-күлән авырса, балалар киңәш сораса, бик рәхәтләнеп ярдәм итә.

 

    - Безнең әткәйләр өй салганда ук аның киңәшен искә алып, зур итеп йорт төзеделәр. “Өйләрегез зур булса, балаларыгызга сулар һавасы күп була, тәрәзәләрегезне дә олы итеп уегыз, якты булгач, күзләре зыянланмый” дигән ул. Гомумән, Нурфика апаның һәр сүзен олылап яшәде авыл халкы,-  дип, авыл тормышын, аның халкын матур һәм дөрес яшәүгә омтылдырган өчен Нурфика апага рәхмәт әйтә Күҗәкә авыл җирлеге башлыгы  Илдар Мусин.

             

                  Бөек Ватан сугышы ветераны Нурфика Абдуллина озын гомерлеләр нәселеннән. Әнисе 98 яшькә кадәр яшәгән. Энесе Гомәр абыйга 91 яшь, сеңелләре Рәйханәгә- 86, Хөршидәгә- 84, Тәнзиләгә- 81 яшь. Кешеләргә кылган игелекләре, яхшылыклары бәхетле озын гомер булып әйләнеп кайткан аларга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев