Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Батырлар даны мәңгелек

Актанышта "Георгий тасмасы" акциясе старт алды

Район башкарма комитетының Яшләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге, "Яшьлек" яшьләр үзәге белгечләре Актаныш урамнарына, Ленин паркына чыгып узып баручыларга бүген Георгий тасмалары таратты. "Георгий тасмасы" акциясе Бөек Җиңү көненә кадәр, 5 көн дәвам итә.

                 Райондашларга тапшыру өчен хәтер билгесе булган 2000 мең тасма кайткан. Яшьләр белән эшләүчеләр Ленин проспектыннан узучы машиналарны да туктатып, йөртүчеләргә хәтер билгесен тапшырды. Райондашлар кызыл-сары һәм кара төсләрдән торган тасмаларны рәхмәт әйтеп алдылар. Аларның йөзендә тынычлык өчен батырларча һәлак булганнарга хөрмәт һәм сагыш ярылып ята. 

            - Минем әтием Бөек Ватан сугышында 2 ел дәвамында илебез азатлыгы өчен көрәште. Аллага шөкер, әтиебез сугыштан исән-сау кайту бәхетенә иреште. Без әтиебезне күрдек. Әмма гомере генә кыска булды.Җиңү көне минем өчен хәсрәтле бәйрәм. Чөнки күпме кеше бу сугышта һәлак булды, күпме сабый сугыш аркасында ятим, апалар тол калды. Сугыш ятимнәре әле дә әтиләрен көтә, алар өчен хөкүмәттән берәр ярдәм булмасмы дип өмет итә. Кайбер апалар гомер буена сөйгән егетләрен көтә, хәтта кияүгә чыкмаганнары да алар арасында бик күп. Бүген дә сугыш хәрәкәтләре кабынып торган чорда яшибез. Бик куркам, оныкларым хәрби хезмәткә китә торган яшьтә, аларның киләчәге мине бик борчый. Илебез тыныч булсын, башка сугыш афәте күрмәсәк иде,- дип Георгий тасмасын кабул итте 75 яшьлек Рәзинә Әхмәтшина. 

                 "Георгий тасмасы" акциясе- патриотик чара. Кызыл-сары һәм кара төсләрдән торган лента фашист илбасарларын җиңүдә  ил халкының батырлыгын символлаштыра.

Реклама

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев