Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Батырлар даны мәңгелек

БҮГЕН РАДИОДА: Йөрәкләрдә мәңге сакланыр!

Быел Бөек Ватан сугышында яуланган Бөек Җиңүнең 77 язын каршылыйбыз. Сугыш яуларыннан исән-имин туган якларына кайткан ветераннарыбызның да, тыл каһарманнарыбызның да саннары елдан-ел кими. Безнең Актаныш радиоташыруларында шушы тематикага соңгы көннәрдә аеруча өстенлек бирелә.

                                                    Бүген кичке эфирда, "Җанда әрни ул яра"  сәхифәбез кысаларында районыбызның Аеш авылында туып-үсеп, Актаныш җирлегендә игелекле картлык елларын кичерүче тыл һәм хезмәт ветераны, Бөек Ватан сугышы яугиренең тол хатыны Салихә апа Әхмәтова белән җанлы әңгәмә булачак.

                                                    Кичке эфирыбыз "Болгар" радиосы дулкыннарында 19:00 сәгатьтә башланып китәчәк. Диктор - Әлфия Мөхәммәтова, тавыш операторы - Юлай Низаев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Актаныш Татарстан Актаныш районы радио Бөек Җиңү Көне Актаныш яңалыклары Татарстан Республикасы Татарстан яңалыклары Актаныш хәбәрләре Юлай Низаев Әлфия Мөхәммәтова Болгар Бөек Ватан сугышы