Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Батырлар даны мәңгелек

Җиңү бүләк иткән сөенечле көн уңаеннан

Бүген Чуракай һәм Әгъбәс авыл җирлекләрендә тантаналы бәйрәм чаралары узды. Алар мәдәният хезмәткәрләре һәм мәктәп укучылары тарафыннан булды. Күркәм бәйрәмгә данлы, күренекле якташыбыз Вәсим Вахитов та кайткан.

                                                                                          Вәсим Хуҗаян улын авылдашлары олы йөрәкле, миһербан күңеллен, патриот рухлы шәхес буларак беләләр. Тыл ветераннарының - Флүн Хафизов һәм Флүн Хәйдәровның хәлләрен белешеп, Җиңү бәйрәме белән тәбрикләгән ул. Алар икесе дә мәгариф өлкәсендә тырыш хезмәт куйганнар, Вәсим абыйның укытучылары. Шулай ук ул туган төяге - Әгүбәстә, 2014нче елда яугир, тыл каһарманнар хөрмәтенә һәйкәл дә куйдырткан булган. Үткән елның көз айларында плитәләрен алмаштыруда да матди ярдәм күрсәткән.

                                                                                          Чара бик тәрбияви, җиренә-җиткереп әзерләнгән. Театральләштерелгән, симәнә алып кайту күренешен дә куйган үзешчәннәр. Бу хакта мәгүлүмат белән Чуракай авылы китапханәчесе Римма ханым Минһаҗева уртаклашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Актаныш Татарстан Бөек Җиңү Көне Яңалыклар Район яңалыклары Актаныш яңалыклары Татарстан Республикасы Хәбәрләр Татарстан яңалыклары Актаныш хәбәрләре #АктанышҮткәннәнКиләчәккә Ил-көн хәбәрләре Җиңү бәйрәме