Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Батырлар даны мәңгелек

Исемнәре хәтердә: Аккүз һәм Яңа Җияштә әфганчы райондашларның исемнәре мәңгеләштерелде

Бүген Аккүз һәм Яңа Җияш авылларында әфган сугышында катнашып интернациональ бурычларын үтәгән райондашларыбызның исемнәре мәңгеләштерелде.

              Илсур Гатин җитәкчелегендәге Әфганчылар оешмасы соңгы елларда бик саваплы гамәлгә тотынды. Әфганчы егетләр-абыйлар 1979-1989 елларда Әфганстанда интернациональ бурычын үтәп туган җиргә кайтканнан соң вафат булган райондашларыбыз яшәгән йортларга хәтер такталары куюны башлап җибәрделәр. Әлеге башлангычны җирлектә яшәүчеләр дә күтәреп алды. Хәтер тактасы кую тантаналы төстә мәктәп укучылары, район Әфганчылар хәрәкәте, җирлек, район җитәкчелеге катнашында уздырыла.

Әфган сугышында катнашкан егетләрнең батырлыгы турында хатирәләрен, якыннарына язган хатларын  һәркем тын калып тыңлый. Батырлар безнең янәшәдә генә- аларны без тыйнак батырлар дип атыйбыз. Кызганыч, Әфган сугышы, анда алган күңел һәм тән  яралары бу егетләрнең холкына да, сәламәтлегенә дә шактый тәэсир иткән, аларның бик иртә якты дөнья белән хушлашулары йөрәкне әрнетә. 

Реклама

            Бүген Аккүз авылында Илдар Акбировны һәм Яңа Җияш- Каратал авылларында Равил Вәлиевне искә алдылар- алар туып-үскән йортларга хәтер такталары куелды.

Юлай Низаев әлеге мизгелләрне фотосурәтләрдә мәңгеләштерде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев