Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Батырлар даны мәңгелек

Иске Сәфәрдә “Георгий тасмасы” акциясе үткән

Дәһшәтле елларны онытасы түгел... Иске Сәфәр мәдәният учагы һәрчак үзенең матур хәбәрләрен безнең редакциягә юллап тора. Күптән түгел генә урындагы мәдәният йорты директоры Илдус Һарунов җитәкчелегендә бик күркәм чара булды.

                                           "Георгий тасмасы" акциясен тормышка ашыру үсеп килүче буын белән тәрбияви эшләрен көчәйтүне, ирекмәнлек эшчәнлеген үстерү һәм аңа ярдәм итүне, шәхесне рухи-әхлакый яктан тәрбияләүне күзаллый.

                                           Георгий тасмасын тагу – Бөек Ватан сугышында илебезнең азатлыгы өчен аяусыз көрәшкән каһарманнарга хөрмәт билгесе. Балаларга бу хакта да патриотик чара барышында тасвирлап аңлатылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Мәгариф Мәгариф яңалыклары Мәдәният Мәгариф хәбәрләре #АктанышҮткәннәнКиләчәккә