Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Батырлар даны мәңгелек

Югары Гәрәй авылында Бөек Ватан сугышы ветераннары истәлегенә һәйкәл-обелиск ачылды (фоторепортаж)

Бөек Җиңүнең 78 еллыгын каршыларга әзерләнгән көннәрдә районыбызның Югары Гәрәй авылы халкы аеруча дулкынландыргыч мизгелләр кичерә. Бүген, 8 май көнне авылда Бөек Ватан сугышы ветераннары истәлегенә һәйкәл-обелиск ачылды.

           Югары Гәрәй авылыннан илебезне фашист илбасарларыннан азат итәргә 93 ир-егет яуга китә. Аларның 59ына гына табигатьнең иң гүзәл урынына урнашкан туган авылларына кайту насыйп булган. Гөрләп торган 34 егет чит җирләрдә ятып кала. Бөек Җиңүнең 78 еллыгына әлеге батыр дәү әти-әтиләр,  гаилә корырга да өлгермәгән егетләрнең рухын сөендереп Югары Гәрәйдә һәйкәл-обелиск ачылды. 


- Чалманарат авыл җирлегенә 5 авыл карый. Барлык Бөек Ватан сугышында катнашкан авылдашларыбыз хөрмәтенә Чалманаратта һәйкәл бар иде. Калмаш, Шәбез,Түбән Гәрәйдә обелисклар куелды. Бүген Югары Гәрәй авылында даһәйкәл ачабыз. Вакытында Югары Гәрәй аерым колхоз булган. Сугышка китүчеләрне барладык,аларның исемен уеп яздык. Киләчәк буын бу батырларның исемен белергә тиеш,-ди Чаламанарат авыл җирлеге башлыгы Камил Әхмәтов.  

          Бүген Чалманарат авыл җирлегендә ике тыл ветераны исән-сау гомер кичерә. 27 сугыш чоры баласы статусын ия авылдашлары да Бөек Ватан сугышы чоры хатирәләребелән яши. Актаныш районы башлыгы урынбасары Илшат Габдулхаев киләчәктә әлеге обелискка тыл ветераннары һәм сугыш чоры балаларының да исемнәрен язарга тәкъдим итте. Чөнки Бөек Җиңүдә аларның да өлеше искиткеч зур.

- Авылда мондый обелиск ачылу тарихи әһәмияткә ия. Бигрәк тә үсеп килүче буын өчен батырларның исемен белү кирәк. Тарих янә кабатлана. Егетләребез махсус хәрби операциядә катнаша. Аларның исән-сау, җиңеп кайтуларын телибез.  Сезгә аларга ярдәм кулы сузуыгыз, булышуыгыз өчен рәхмәт! Актаныш районы халкы ярдәме белән дүртенче тапкыр җыелган гуманитар ярдәм Укараинадагы якташларыбызга барып җитте. Күк йөзебез аяз, илебез тыныч булсын!- дип Илшат Илфат улы Югары Гәрәй авылы халкын Җиңү бәйрәме белән котлады. 

            Котлауларга район ветераннар Советы рәисе Нурулла Нурлыев,"Наратлы" хуҗалыгы җитәкчесе Алмаз Мосабиров та кушылып изге теләкләрен җиткерде. Чалманарат авылы имам-хатыйбы Нәҗип Гыйльфанов илебез азатлыгы цчен шщхит киткщннщргщ багышлап изге догаларын укыды.

           Иртәннән үк аяусыз май аена хас булмаган салкын үзәкләргә үтсә дә беркем дә тантаналы чарадан кайтып китмәде. Бигрәк тә мәктәп укучылары Җиңү бәйрәмен ямьләделәр. Өлкән авылдашлары белән бергә укучылар тылдагы сугыш чорын сәхнәләштереп күрсәттеләр. Җырлап, биеп, нәфис сүз сөйләп кунакларның күңелләрен күтәрделәр. Малайлар,кызлар башкарган париотик рухтагы җырларны абый-апалар да күтәреп алды.

          Камил Әхмәтов истәлекле обелискны төзегән шәхси эшмәкәр Илмар Сәрвәровка олы рәхмәтләрен белдереп үзенең Рәхмәт хатын тапшырды. Бергәләп обелискны ачканнан соң авылдашлар һәйкәлгә канәферләр,кыр чәчәкләре салдылар. Әтиләре Бөек Ватан сугышында булган апалар  сугыш дәһшәтен, явызлыгын, аяусызлыгын шигырьгә салып сөйләде.  

            Бу истәлекле очрашу бергәләп фотога төшү белән тәмамланды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев