Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Батырлар даны мәңгелек

Оста оештыручы, яхшы иптәш, гадел, эчкерсез хезмәттәш: Украинада хәрби операциядә һәлак Артур Камаловны соңгы юлга озаттык

Бүген райондашларыбыз кайгылы мизгелләр кичерә. Нибары 30 июльдә үз теләге белән Украинадагы хәрби хәрәкәткә киткән якташыбыз Артур Камаловның һәлак булу хәбәре бөтен районны тиз арада урап чыкты.

            Бүген Артур Илгиз улын соңгы юлга озатырга районыбызның төрле авылларыннан үзенең, гаиләсенең, әти-әнисенең танышлары, дуслары, якыннары Әҗәкүл авылына җыелды.

Әфганстан, Сирия, Чечня һәм башка сугыш хәрәкәтләрендә катнашкан ветераннар да мәрасимдә катнашты. 

                                Безнең белешмә:

 

             Артур Камалов 1967 елның 17 ноябрендә Әҗәкүл авылында инженер һәм педагог гаиләсендә беренче бала булып туа ул. 1975-1985 нче елларда Актанышның беренче санлы мәктәбендә укый. Мәктәпне тәмамлагач, Түбән Кама шәһәрендә белем ала. 
          1987-1989 нчы елларда СССР Кораллы Көчләре сафында элемтәче булып хезмәт итә. 1999-2010нчы елларда Актаныш районы Эчке эшләр бүлегенең Дәүләт автоинпекциясендә хезмәт куя. 
          Соңгы елларда шәхси эшмәкәрлек белән шөгыльләнә. 


 

                      Район, республика җитәкчелеге кайгы уртаклаша

 

               Бүгенге хушлашу мәрасимендә республика, район җитәкчелеге катнашты. 
 Район җитәкчесе Ленар Зарипов Артур Камаловның кыска гына гомерендә үзенең чын ир-егет, туган илен яратучы патриот икәнен исбатлавын әйтте.

Ул кайда гына эшләсә дә, кешеләр иминлеген кайгырткан, намуслы булуы белән якыннарының исендә калачак. Ленар Рафак улы райондашыбызның гаиләсенең, туганнарының авыр кайгысын уртаклашты. 


 

           Татарстан Дәүләт Советы депутаты Альберт Хәбибуллин Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Советы, рееспубликабыз хөкүмәте исеменнән геройның гаиләсенә һәм якыннарына, якташларына авыр кайгы уртаклашу сүзләрен җиткерде. 

 

             -  Украинада махсус хәрби операция дәвам итә.  Безнең батыр сугышчылар хәзерге вакыттагы тынычлык өчен генә түгел, ә россиялеләрнең киләчәген дә куркынычсыз итү максатыннан Ватан алдындагы изге бурычларын үтиләр. Татарстан Республикасы солдатлары, офицерлары бу хәрби хәрәкәт вакытында батырлык күрсәтә. Ватанга һәм халыкка хезмәт итү юлын сайлап, алар еш кына үзләренең гомерләрен корбан итәләр. Якташыгыз Артур Камалов- менә шундый батырларның берсе. Аның исеме безнең республика халкының исендә мәңгегә сакланыр,-диде Альберт Хәбибуллин.

 

           

                        Япь-яшь егетләр һәлак була, шуңа борчылам

 

            Артур Камалов 19 июльдә Украинаны демилитаризацияләү һәм деназификацияләү- махсус хәрби операциясе вакытында Донецк Республикасы Урожайное авылында һәлак була.

Район хәрби комиссары Ленар Әхмәтҗанов үз чыгышында хәрби хәрәкәтләрдә һәлак булган, туган якка кайткач вафат булган райондашлар рухына бер минут тынлык игълан итте. Ленар Сәмигулла улы Артур Камаловны мәктәп елларыннан ук белүен, үз теләге белән Украинага киткәндә "Япь-яшь егетләр һәлак була, шуңа борчылам. Бәлки Туган илгә  минем күбрәк файдам тияр", дип әйтүен дә искә алды. 

 

                       Оста оештыручы, яхшы иптәш, гадел, эчкерсез хезмәттәш


              Артур абыйны сыйныфташлары оста оештыручы, әйдәкләүче, каядыр гел ашкынып торучы буларак сурәтләде. Рәмис Минһаҗев сыйныфташлар очрашуын һәрвакыт аның инициативасы белән оештырылуын, беркайчан да кешегә үпкә сакламавын хәтерендә яңартты.

Озак еллар ДАИда бергә эшләгән Такталачык авыл җирлеге башлыгы Марс Мансуров та хезмәттәшенең яхшы иптәш, гадел, эчкерсез булуын, җәмгыятькә хезмәт итүен билгеләп үтте. 

            Районыбыз имам-мөхтәсибе Руслан хәзрәт Мортазин яуда шәһит киткән Артур Илгиз улының рухына изге Коръән аятьләрен багышлады.

          Мәрхүмнең улы Аяз балалары, гаиләсе исеменнән әтиләрен алып кайту, җирләүдә ярдәм иткән барча халыкка, митингны оештырган республика, район җитәкчелегенә рәхмәтен белдерде. 

            Артур Камалов Украинадагы хәрби операциядә һәлак булган икенче якташыбыз. Беренче кайгылы хәбәр Мари Суыксуы авылы егете Сергей Мосолов турында килде.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев