Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Бүген райондашлар Украинадагы хәрби хәрәкәттә батырларча һәлак булган Сергей Мосоловны соңгы юлга озатты

Явыз сугыш җиле безнең районны да читләп үтмәде. Бүген райондашларыбыз, Татар һәм Мари Суыксуы авылы халкы Ватан каршындагы изге бурычын үтәгәндә сугыш кырында һәлак булган капитан Мосолов Сергей Александровичны  соңгы юлга озатты.

                Матәм митингында катнашкан Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов Украинадагы хәрби хәрәкәттә илебез азатлыгы өчен башын салган Сергей Мосоловны батыр ир-егет итеп  тәрбияләп үстергән әти-әнисенә рәхмәт белдереп, барлык якыннарының авыр кайгысын уртаклашты.

          Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Альберт Хәбибуллин Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановның Мосоловлар гаиләсенең авыр кайгысын уртаклашуын җиткерде. Сергей Мосоловның батырлыгы дәүләт бүләгенә тәкъдим ителүен белдерде.

 

              Хәрби частьның рота командиры Семен Шукшин Сергей Мосоловның җитәкчесе генә түгел, ышанычлы дусты да була.

Сергей Александрович сугышчан дусларының гомере, Ватан өчен соңгы сулышына кадәр көрәшә. Украинадагы сугышта Татарстаннан тагын бер егет һәлак булган.

            Сергей Мосолов 1989 елның 21 февралендә Актаныш районы Мари Суыксу авылында дүртенче бала булып дөньяга килә. Мәктәпне 2006 елда көмеш медальгә тәмамлап, Казан хәрби училищесына укырга керә. Аны Кызыл дипломга тәмамлаганнан соң 2010-2011 елларда хәрби хезмәткә алына һәм лейтенант званиясендә укыту-танк ротасын җитәкли. 

2020 елда хәрби хезмәтне, капитан званиесендә, контракт нигезендә дәвам итә, танк взводын җитәкли. Сириядәге, Таҗикстандагы хәрби хәрәкәтләрдән исән-сау кайткан батыр якташыбыз Украинадагы операцияләрдә дә үзен чын герой итеп таныта. 

                 Сергей Мосолов 26 апрельдә һәлак булган. Аның җәсәде салынган табутны иртәнге 10.00 сәгатькә Татар Суыксуы авылындагы Җиңү паркы мәйданына алып кайттылар. Матәм митингында район хәрби комиссары Ленар Әхмәтҗанов, Сергейның классташы Алексей Арсланов та чыгыш ясап балачактан ук аның ышанычлы дус,  лидер булуын ассызыкладылар.


               Ватан өчен башын салган якташыбыз истәлегенә бер минут тынлык игълан ителде.

                 Бүген барлык райондашлар Сергейның якыннарының кайгыларын уртаклашабыз. Аллаһы Тәгалә күркәм сабырлык бирсен.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев