Актаныш

ПОРТСИГАР

– Госпитальдән чыккач, мин башта бергә хезмәт иткән егетләр янына эләгәлмәдем. Бу юлы артиллерия полкына тәгаенләделәр. Анда снаряд ташырга, башка төр эшләр башкарырга куштылар.

                                                              Нишлисең, хәрби хезмәттә, сугышта дисәң дә ярый, кая җибәрәләр шунда барасың, ни кушсалар  да сүзсез үтисең,– дип башлады ул яңа хикәясен. Кесәсеннән пушка янында ике-өч солдат рәсеме төшерелгән портсигар алып, уч төбенә куйды да, бераз карап торды. Аннан  капкачын әкрен генә ачып, авызына сигарет алып капты. Шәймулла абзыйның яңа хикәя сөйли башлавын, барыбыз да түземсезлек белән көтеп утырабыз. Бу портсигарның да, элегрәк әйтүенә караганда, үзенә күрә тарихы бар ич.
    Җәй урталары була. Алар төнлә генә яшел ылыс урманы акланына урнаша. Каршыда, ерак та түгел зур авыл. Анда дошман урнашкан. Ул бу авылның читенә көчәйтелгән ныгытмалар корып өлгергән. Һич тә якын барырлык түгел. Хәер, безгә дә кайда урнашканыбызны, ут нокталарын билгеле вакытка кадәр немецләргә әз генә дә  сиздермәскә боерык бирелгән иде. Безнең солдатлар орудиеләре янында тавыш-тынсыз гына нидер эшләп булаша. Тирән тынлык. Кайсылары гимнастерка төймәсен тага, кемдер гаиләгә  хат яза. Шомырт агачы янында политрук солдатлар белән әңгәмә үткәрә. 
    Батарея командирының күңеле бүген аеруча тыныч түгел. Ул биноклен күзләренә якын китерә дә бик озак вакыт дошман урнашкан  авылны күзәтә. Аннан кулларын артка куеп, блиндажга кереп китә. Кара мыек очларын туктаусыз бөтерә.
    –Командир борчыла,– ди Шәймулла солдат, янындагы иптәшенә терсәге белән төртеп. 
    –А как же,–ди украин егете. –Теге авылны тизрәк кулга төшерәлмәсәк, аңа ныграк эләгә бит.
    –Алай гына түгел, егетләр, – дип сүзгә кушыла урыс егете. – Әнә, күрәсезме, ул аның туган авылы. Хатыны, әти-әнисе шунда калган.
   Төш узгач, фашистлар никтер җанланып киткәндәй булды. Йортларда тавык-казлар очты, кешеләр йөгереште. Атыш тавышлары ишетелде. Авыл уртасындагы йортка ут капты. Тиздән куе кара төтен бөтерелеп, һавага күтәрелде. 
   Ул да булмады, бер төркем фашистлар авыл читенә чыгып, күңел ачарга, биергә, җырларга тотынды. Аларның кычкырып көлешкән, акырып  җырлаган тавышлары урманның авызына ук  килеп җитә сыман. Болай ямьсез  кылануларын күзәтеп торган безнең солдатлар тешләрен  шытырдатып кыстылар. Ничек тә безнең мондалыкны тагын бер-ике сәгать булса да аларга белдертмәскә иде. 
Ә фашистлар, берни дә булмагандай, үзләренчә күңел ачуны һаман дәвам иттеләр. Безнекеләрнең авылдан ерак түгеллеген бераз  сизенеп дисәң, урман ягына таба бер мәртәбә дә атмадылар. Әллә инде әзрәк  чамалап, авыл читенә чыгып, безнекеләр күреп торган урында: «Күрегез, барыбер сездән курыкмыйбыз»,– дип юри күңел ачкандай кыланалар. Безнең атыш башлап, үзебезнең  кайдалыкны аларга күрсәтүебезне телиләрме?                
   Ниһаять, командирыбыз түзмәде, кыска гына вакытка дип ясалган блиндажга кереп, телефон аша  кем беләндер  озак кына сөйләште. Аннан йөзе ачылып, килеп чыкты.                            
    – Егетләр, бер генә, тик бер генә снаряд җибәрергә кирәк иде,– диде ул кулы белән  авыл ягына таба  күрсәтеп.– Әнә теге хәшәрәт төркемнең нәкъ уртасына. Тик берне генә һәм бик төз атарга. Берсе дә исән калмасын, кабәхәтләрнең.
    Ул артиллеристларга, я кайсыгыз булдыра, кем кыюрак, дигәндәй, берәм-берәм күз йөгертеп чыкты. Әмма бер  мәртәбә генә снаряд  җибәреп,   күмәкләп ямьсез кыланган җиргә тидерергә кирәк булгангадырмы, егетләрнең алга чыгарга йөрәге җитмәде.
   –Я, кайсыгыз?– дип кабатлады командир.– Кем?
   – Рөхсәт итегез, иптәш командир! 
Командир ышанмаган йөз белән Шәймулла солдат  ягына  сынаулы карады.
   – Син төзәүче түгел бит, –диде ул. 
   – Минем госпитальгә кергәнче атканым бар иде һәм төз дә аттым.
   – Монда берничә атып карау гына җитми шул, солдат. Ара  ераклыгын да дөрес кенә итеп билгели белергә һәм төзәү осталыгы кирәк.
    –  Кырык беренче елда чигенгәндә безгә шушы авыл аша үтәргә туры килде. Анда мин танышып алган бер кыз да калды әле. Ул: « Бик озак тормагыз, кире килеп,  безне фашистлар аяк астыннан коткарыгыз инде. Мин көтәрмен сезне»,– дип ялварып, яшьле күзләре белән карап калды. Иреннәремнән суырып үпкәне әле дә хәтеремдә,– диде  Шәймулла, командирга үтенечле карап. – Ничек инде шул чибәр, акыллы кызның соравын үтәмәскә!? Бик күрәсе килә аны да,  иптәш капитан!
    Командир рөхсәт бирергә һаман да ашыгып бармады. 
    – Ара ераклыгын ничек беләсең? – дип сорашуын дәвам итте?
    –Мин арадагы дистанцияне үлчәп карадым инде. Снаряд төркемнең уртасына ук төшмәсә дә, бер-ике метрга  гына ялгышыр.
     – Ара ераклыгын күз күреме  белән үлчәргә ничек өйрәндең? Бик тә сложный эш бит – дип кат-кат сорашты  капитан. Аның  кыскарак буйлы, әмма ихтыяр көче ташып торган, үз дигәнен бик белеп үтәүчән үткер  солдатның ялгышмавына  ныклап ышанасы  килә иде. Бер генә снаряд атарга кирәк бит. Озакламый безнең дивизия  фронт иңләп  һөҗүмгә  күчәчәк. Шуңа кадәр теге шашкан  фашистлар төркеменең  көлен күккә очырырга иде.
   – Безнең нәсел тумыштан аучы. Картәтиемнең әтисе дә аучы булган, диләр иде. Җәнлеккә атарга якын ук барып тормыйбыз. Яхшылап күрү өчен аны аланлыкка чыгарып тормыйбыз, агачлар арасыннан да атып тидерәбез.                    
Командир баш какты.
    – Ат!
Шәймулла орудие янына барып басуга, мәргән атучы Зайцев та килеп җитте. «Бергәләп ышанычлырак булыр»,– дип сөйләнде. Башкалар тын гына аларның орудие янында ниләр эшләвен күзәттеләр. Төгәл ата алырлармы, юкмы?  
     Ә фашистлар, үзләренә нәрсә әзерләнгәнен  сизмичә, күңел ачуларында  булды. Тирә-як бигрәк тыныч иде шул. Менә алар түгәрәкне зурайтып ниндидер уен  башлап җибәрде. Безнең егетләргә аларның сиземләмәве кирәк тә шул. Бәлки артык ныграк та исерек булганнардыр.  Әллә берәрсенең туган көне иде микән?  Алдан ук сезгә әйтим инде, соңыннан  ишетүебезгә караганда,  бер офицер туган авылыннан хат алган.  Хатыны игезәк малайлар тудыруы турында аңа язып җибәргәннәр. Солдатларга менә шул малайларның тәпиен юарга рөхсәт иткәннәр имеш.    Әйдә алар сикергәли торсыннар, без үзебезнекеләр янына килик. Егетләр орудиене җайлап тегеләр ягына борып куйды. Снаряд шул якка очарга тиеш бит. Григорий Зайцев орудиене корды. Шәймулла солдат орудиенең өстеннән кулы белән сыйпаштырып, эченнән ниндидер догаларын укыдымы, авызы  ачылып ябылгалады. Шуннан  озак кына төзәде. Аннан, Аллаһы акбәр диепме,  уч төпләре белән ике битен сыпырды.  Бер авыл ягына карап алды, аннан тагын орудие артына иелде.
     Бахх!...Ату тавышы барын да  сискәндереп җибәрде. Солдатлар  маңгай тирен гимнастерка җиңе белән сөртеп торган кыска буйлы Шәймулладан карашларын алып,  авыл ягына күчерделәр һәм тәү тапкыр иркен сулап куйдылар.  Яңа гына зур түгәрәк ясап,  шау-гөр килеп биеп күңел ачкан фашистлар төркеме снаряд күтәргән туфрак баганасы белән буталган иде. Капитан биноклен күзеннән алып, Шәймулла белән Григорий солдатларны  янына  чакырып китерде дә нык итеп кулларын кысты. Аннан икесен дә кочаклап алды.
    –Молодцы, ребята, чыннан да сез бик мәргән атучылар икәнсез. Кыюлык һәм мәргәнлегегез өчен менә сезгә миннән бүләкләр, – дип куен кесәсеннән  алтынланган портсигарын һәм кул  сәгатен алып Шәймуллага, чалбар кесәсеннән зажигалка чыгарып,  Григорийга бирде.
                                                                    Каян атканлыкны дошман күпме генә белергә тырышса да, теләгенә ирешә алмады. Чамалаганда  соң иде инде. Безнең дивизия киң фронт булып һөҗүм башлаган армия белән бергә дошманны көнбатышка куа китте. Шәймулла солдат чигенгәндә танышкан кызын берничә минутка гына күреп калды. 
                                                                  Дошманны дөмектереп, кайтырга чыкканда тагын янына тукталырга вәгъдә иткән иде дә, язмыш аларны очраштыра алмады.     

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: