РАЗВЕДКАДА
–Гжатский юнәлешендә һөҗүмгә әзерләнгәндә безнең дивизиягә каршы сугышучы дошманның ут нокталары кайларда урнашуын, нинди частьларын сугышка кертергә җыенуын ачыкларга кирәк иде.
Моны тик разведка гына эшли ала. Анда барасы группа командиры безне җыеп алды да штабка киттек. Анда зур начальниклар утыра. Звание буенча иң өлкәне безгә стена буена тезелгән урындыкларга күрсәтте дә:
– Бик кыю, җитез генә берничә егет кирәк. Куркуның ни икәнен белмәс, әмма һәр адымны, һәр эшне уйлап, акыл белән генә башкарырдайлар булсын. Ә үлем турында башыгызга да китермәгез, – диде ул. – Дошман безнең нишләргә уйлавыбызны белеп калырга тиеш түгел. Шулай булгач, ничек эш итәргә беләсездер? Аңлашыладыр бит?
Егетләр «әйе» дигәнне аңлатып, бердәм баш кактык. Шуннан ул болай дип өстәде:
– Бер мөһим задание үтәргә кирәк, егетләр.
Барыбыз да барырга теләк белдердек. Ләкин разведка группасы командирына үзе белән тик унлап кына солдатны алырга боерды. Командир барыбызны да кире иптәшләр янына китәргә кушып, үзе штабта калды. Аннан кайткач, разведчиклар арасыннан ун солдатны сайлап алып, алда торган заданиене аңлатты. Төркемгә мин дә эләктем.
– Фрицләргә «кунак»ка барабыз, иптәшләр, күңелгә ошаган берәрсен тере килеш монда алып кайтырга да туры килер,– диде ул, безгә карап. Аны бер сүздән аңлыйбыз. Димәк, төп бурыч – «тел» кирәк.
Шәймулла агай яңа хикәясен менә шулай башлап җибәрде. Андый чакта малайлар тын да алмыйча диярлек аны тыңлап утыралар. Барыбыз да базык гәүдәле, маңгаена тирән буразналар төшкән, калын иренле, кызыл йөзле Шәймулла абзыйның авызына карап тора. Нинди вакыйга белән безне шаккатырыр икән?
Алар көн буена әзерләнгәннән соң, дошман солдатлары киемендә, караңгы төшкәч, алгы сызык аша үтеп, куе урман эченә кереп яшеренә. Командир разведчикларын үз янына җыеп ала да алда торган мөһим заданиене тагын бер кат җентекләбрәк төшендереп ала. Аннан группаны икегә бүлә: берсен авыл ягына үзе алып китәргә була. Ә Шәймулла солдат һәм тагын берничә иптәшен урман аша салынган шоссе юлындагы хәрәкәтне игътибар белән күзәтергә, дошманның нинди частьлары кайсы якка үтүен искә алып торырга куша.
– Әсирне башкалар алыр, ансы сезнең эш түгел,– ди командир.– Аңладыгызмы?
Разведчиклар аңлаганнарын сүзсез генә белдерәләр.
Егетләр олы юл кырыена барып, өсләренә яшел үләнне йолкып ябалар да, куаклар артына яшеренеп, тирә-якны җентекләп күзәтәләр. Юлда дошман хәрәкәте тукталмый. Тимер каскалы солдатлар утырган автомашиналар үтә дә үтә. Алар артыннан җир тетрәтеп танклар да килә. Дошман ашыгыч рәвештә безнекеләр белән алышырга туктаусыз көч туплый. Авызына эләккән калҗаны ычкындырмаска тырышкан ерткычтай ашыга. Ләкин аның көннәре азаеп бара. Совет Армиясе дошманны туктаусыз үз өненә таба куып, алга баруын дәвам итә. Менә Шәймуллалар да яңа һөҗүм алдыннан аларның көче кайда ничек урнашуын капшыйлар.
Кичкә таба шоссе юлда поход кухнясы күренде. Аның артыннан гимнастерка җиңнәрен терсәкләренә кадәр сызганган пехота килә иде. Ерак араны үткәннәр ахры, солдатлар аякларын сөйрәп диярлек атлый.
Шәймулла абый да, аның белән килгән разведчиклар да, аларның нинди частьтан булуларын ачык кына белергә теләп, куак ботаклары арасыннан күпме генә күзәтсәләр дә ныклап күрәлмиләр. Көн буена юлга текәлгән күзләр тиз тала башлый. Колоннада ничә солдат баруын, күпмерәк техника узуын санаудан ары китәлмиләр.
Шәймулла солдат юлдан үтүчеләрнең нинди частьттан икәнен беләлмәвенә эчтән үртәлеп, ата-инәсен кушып сүгенгән секундларда берәү янындагы командирыннанмы, әллә өлкәнрәк иптәшеннәнме рөхсәт алып, колоннадан аерылды да болай таба йөгерде. Менә сиңа мә. Нинди хәл бу? Монда туры килә бит бу, адәм актыгы. Аны күреп торган Шәймулланың аркасы буйлап меңләгән кырмыска йөгерештемени. «Әллә берәр нәрсә сизендеме, каһәр! – дип уйлады ул.– Алайса бер үзе монда килер идемени?». Ул маңгаеннан аккан салкын тирне җиңе белән сөртте дә күзәтүен дәвам итте. Артка таба чигенер иде, өлгереп булмаячак. Теге менә-менә килеп җитәчәк. Хәзер соң инде. Ярты минут та үтмәс, ул монда булачак. Шәймулла солдат иптәшләренә урман эченәрәк чигенергә кулы белән ымлады да, авызыннан карга тавышы чыгарып, ашыгырга сигнал бирде. Ә үзе автоматын тагын да кысыбрак тотты.
Фриц аны-моны карамыйча Шәймулла солдат яшеренгән куе куак төбенә килеп чүгәләде дә олы хәҗәтен үти башлады. Шәймулла яткан җиреннән фашист калдыгын якасыннан бик җиңел генә тотып, җиргә утырта алыр иде. Ләкин алай итмәде. «Ах, кабәхәт,– дип уйлады ул, гарьлегеннән ачыныбрак нишләргә дә белмичә.– Шакшы итегең белән җиремне вәхшиләрчә тапавың җитмәгән. Мин чакырып китердемме әллә. Инде борын төбенә генә эчеңдәге сасыган сыек нәмәстәкәеңне бушатасыңмы? Мин инәңне исеңә төшерермен!»
Ул, урыныннан тавыш-тынсыз гына торып, аягына басты да күз ачып йомган вакыт эчендә автомат приклады белән фрицның башына тондырды. Аннан тегенең ике аягыннан артка сөйрәп, урман куелыгына ашыкты. Аңа ярдәмгә ашыккан иптәшләре тәбәшәк буйлы, битеннән тир аккан Шәймулланың өрлектәй немец солдатының аяк-кулларын бәйләп көч-хәл белән өстерәп килүен күргәч, авызларын тотып тыела алмыйча байтак көлделәр.Үзе кадәр берьярым озынлыктагы кешене монда сөйрәп китерүе дә җиңел булмагандыр аңа.
Бу тирәдә вакыт үткәрергә ярамый иде. Иптәшләре бик озак килми торгач, дошманның башка солдатлары аны эзләп болай таба килүләре бар иде. Егетләр айный башлаган әсирне тиз-тиз генә бергәләп күтәрделәр дә урман куелыгыннан ары таба киттеләр.
Командир аларның күтәреп килүен күргәч, елмайганын сиздермәскә тырышты. Ул юлдагы хәрәкәтне күзәтергә генә боерган иде бит. Ә кирәк әсирне авыл уртасындагы штабтан беренче группа алды. Шул да җиткән иде. Аңына килгәч, Шәймулла алып килгән әсир дә командование өчен байтак кына мөһим яңалыкларны әйтте.
Шуннан соң командир разведчиклар алдында Шәймулла солдатка приказны үтәмәгән өчен кисәтү ясады. «Ә мөһим мәгълүматларыгыз өчен барыгызга да рәхмәт белдерәм», диде Шәймулланың кулын кысып.
Әгъдәл САФИН
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев