Актаныш

САМОЛЁТНЫ КОТКАРГАН ӨЧЕН

– Фронтта беренче бүләгеңне ничек алдың? Шуны да сөйлә инде,– дип сорыйбыз, аның яныбыздан китәргә җыенуын күреп. Ул бит гүзәл Агыйделгә барып коя торган Чәрмәсән елгасы буенда утырган бәләкәй Чатра авылында ферма мөдире булып эшли. Туган илебезгә күп итеп ит җитештерәләр. Без, авыл малайлары, кебек һавадан авыз белән кош тотып йөрмиләр.

                                                 Шундый тынгысыз эш кешесе булса да, Шәймулла абзый  үтенечебезне кире какмый, кузгалган урынына кире утыра. 
    – Эшчеләр килүгә фуражны таратып куясы  бар иде бит әле, юеш борыннар, – ди ул, фронтта яраланган бер аягын алгарак сузып. Үзе түшендәге хәрби орденны кулы белән сак кына сыпырып куя.  Аягын  кинәтрәк кузгатса, аның йөзе аз гына агарып китә. Яралы аягы авыртадыр, күрәсең. Битендәге бер яра эзе дә бераз тартылучан. Әй, бу яралар күпме генә еллар үтсә дә, һаман да сызлаштыргалап, үзләре турында  сиздереп торадыр шул. Шәймулла абзыйның бу хакта беркемгә дә зарланып сөйләгәне юк.  Йокысында да кайчак ыңгырашып куя дип хатыны гына  сөйләштергәли.
    –Үзебез булышырбыз,– дибез малайлар берьюлы.
Без дә вәгъдәбездә нык торабыз, әлбәттә. Кайвакыт кичкә кадәр аңа төрле эшләрдә кулдан килгән кадәр бергәләп ярдәмләшәбез. Көч җиткәнне генә куша инде ул, билгеле.
   –Ну, ярый алайса,– ди ул һәм, берәр минут уйга калып тора да, сөйли башлый.
Смоленский өлкәсен дошманнан  азат иткәндә бер зур гына авыл янында була бу вакыйга. Безнекеләр тимер юл дамбасы янында окоплар казып урнаша. Аны үтүгә дошман траншеяләре башлана. Немецләр берничә мәртәбә атака башлап, безнекеләрне урманга таба чигендерергә тырышып караса да, һич булдыра алмый. Өметләре бушка чыга. Уйсулыкта күп кенә үлекләрен калдырып, кире чигенәләр.   Әмма  алга барырга безнекеләргә дә ирек бирмиләр.                        
   Шундый көннәрнең берендә, төш вакытындарак, дошман тылыннан разведкадан кайтучы безнең самолет уйсулыкка төшеп туктады. Тик немецләргә дә, безнекеләргә дә ерак иде. Самолет җиргә төшеп туктауга, дошман бер төркем автоматчыларын шул урынга таба җибәреп караган иде (самолет белән бергә очучысын  үзләренә әсир итеп алырга чамалаганнардырмы), без коралларыбыздан бик көчле ут ачып, барысын да җиргә ятарга, аннан кире үз якларына  чигенергә мәҗбүр иттек. Ә җиргә төшкән самолет берни булмагандай тик кенә тора бирде. Әйтерсең лә  аның өчен хәзер сугыш  беткән.  Очучысы я бик каты яраланган, яки  самолетның ягулыгы бөтенләй калмаган. Шулай булмаса, андагы нейтраль полосага төшеп утырыр идемени?    
     Инде ничек бу хәлдән аны исән-сау гына коткарырга? Безнең автоматчылар төркеме  дә ерактан урабрак барып, ут линиясен үтә алмагач, самолет янына берәмләп үтәргә тырышып  карадылар. Ләкин берсе дә самолет янына якын барып җитә алмады Уйсулыкта яраланып яисә мәңгелеккә ятып калдылар. 
Шуннан командирлар кич җитүен көтәргә булды. Ул чакта да ничек булыр бит әле? Дошманның башына да тай типмәгән, ул да йоклап ятмас, әллә нинди хәйләләр уйлап табарга мөмкин. Яраланган булса, очучысы нишләр тагын? Кан аккан саен хәле бетәр... 
    Бу уйлар Шәймуллага бер генә минутка да тынгы бирми. Өйрәнүләр вакытында җир өстеннән түше белән аннан да оста шуышкан, аңардан да шәп йөгергән солдат юк иде дә бит. Ул ике йөз метрлап читтәрәк үскән  кәкре каенга таба  берничә минут карап торды. Шуның яныннанрак шуып барсаң, самолет турыннан узгач, әрәмәлек башлана. Аннан самолетка да якынрак була, ләбаса. Ә нигә омтылып карамаска? Үлем ике килми, берсеннән котылып булмый, диләр түгелме соң? Ә үләргә аңа иртәрәк бит әле. Хәтта авылда өйләнергә дә өлгермәде. Шулай булгач, үлемне күз алдына  китерергә ярамый.  Туган   авылы Чатрада   калган  мәхәббәте–Сәгыйдәсенә:  «Бу сугыштан исән-сау әйләнеп кайтуымны теләп тор»,– дип хат җибәрде. Ә Сәгыйдә һәр хатында авыл хәбәрләрен яза да, соңыннан: «Дошманны җиңеп кайтыгыз»,– дип куя. Юкка түгелдер әле. Әти-әнисе хатларында да гел шундый теләк була. Ул командир янына йөгереп барды да:              
   –Миңа барырга рөхсәт итегез әле, иптәш командир,–диде.– Авылда чагында  андый машиналарны күргән дә юк иде. Гомер бетмәгән булса, ичмасам,  якыннанрак, кулым белән сыпыргалап карармын. Күрмәгәнне күрергә тырышу кызык бит, иптәш командир. 
   –Кызык өчен генә баш салыргамыни?– дип командир бинокленнән самолет төшкән җирне күзәтүен дәвам итә. –Юк!  
    Шәймулла һаман үзенекен таләп итә.
     – Әнә, күрәсеңме күпме кеше анда башын салды бит, инде тагынмы? Юк, барыбер син дә анда барып җитәлмәссең, –ди комадир уйланыбрак.
    – Шундай мәгънәсез үлем башкача кабатланмасын өчен мин җибәрүегезне үтенәм дә, иптәш командир, тик ...
Шәймулланың тагын ниндидер планы барлыгын сизенеп, командир аңа таба борыла.
     – Нәрсә «тик», нинди тәкъдимең бармы?. Әйтеп карале, солдат! 
 Шәймулла башындагы тимер каскасын куллары белән төзәтә, автоматын җайлабрак тота да  болай ди: 
   – Озын, ныклы аркан яки трос кирәк.
   – Ансы нигә тагын? 
   – Мин троска бәйләп, түземле җепне үзем белән алып китәм дә, барып җиткәч,  тиз генә тросны самолетка таба тартып китерәм һәм берәр җиренә бәйлим, иптәш командир. Сезгә очкычны болай таба тартырга гына кала.
   – Аңлашылды, солдат,– ди командир.     
   – Тик бу яктан  таба көчле ут ачыгыз, «теге»ләр мине үз якларына әсиргә чыга, – дип уйласын.
Шәймулланың ни уйлавын аңлап алган командирның йөзе ачылып китә.Тиздән  нечкә, әмма йомшак тросс һәм каты җеп табып китерәләр дә, Шәймулланың бил каешына бик әйбәтләп бәйлиләр. Ә инде икенче очы троска ялганып  иптәшләр янында кала
    – Ну, солдат, уңыш телим,– ди майор, Шәймулланың кулын кысып.–Тик исән-сау әйләнеп кайтырга. Приказ бу!
Шәймулла солдат ерактан күренгән самолетка таба тагын берничә секунд карап торды да, кулындагы  автоматын җайлабрак аркасына элде. Аннан  бруствер өстенә сикереп менде дә, бар көченә төрле якка боргалана-боргалана алга йөгерде. Кирәксә, Харис икенче урыннан китте. Сөйләшү шулай иде. Командир исә окопларда калган башка солдатларга  Шәймулла һәм иптәшенә тидермичә, дошман окоплары ягына көчле ут ачарга боерык бирде. Немец аптырабрак кала. Бу солдатлар алар ягына йөгерә бит, әллә  бирелергә телиләрме соң?  Ата башласаң, йөгереп, абынып егылып килүче бу солдатка кургаш тию ихтимал. Алар окоптан баш калкытып, Шәймулла белән Харисны тизрәк килергә ашыктырыптыр инде, кулларын болгыйлар. Җитез солдат аларны алдап, төрле якка таба йөгерә-йөгерә самолетка якынлаша.
    –Баш күтәрергә ирек бирмәгез, егетләр, кабәхәтләргә,– дип дәртләндерә командир безнең солдатларны.
    Шәймулла әле басып йөгерә, барыр юлын үзгәртеп, җиргә сылашып, түше белән шуыша.  Әле уңгарак, аннан сулга күчә. Шулай итеп, җай белән самолетка  якынлаша... 
    Көтмәгәндә ул аягүрә баса да бар көченә алга ташланды. Аз гына йөгергәч, тәкмәчләп барып төште. Аны күзәтеп торган иптәшләре «ах» дип куйдылар. «Әз генә калгач», диештеләр борчылып үзара. Дошманнар да  үлгәндер дип ахры берничә секундка аңа  атуны туктатты. Уйсулыкта  тынлык урнашты. Шәймуллага шул гына кирәк иде дә.  
    Ә үзе шул моменттан файдаланып, уң якка таба бераз шуышты да тиз генә аягына басып, бар көченә алга йөгерде. Дошман аңына килгәнче  зур гына араны үтеп өлгерде. Яңадан атыш башланганда инде артына әйләнеп төште.  Бу юлы егылган җиреннән ул озак кына торалмый ятты. Безнекеләр күзләре талганчы аны озак кына  күзәтсә дә,  Шәймулланың кыймылдаганы күренмәде. Дошман пулясы тидеме, әллә берәр хәйлә кордымы, берсе дә беләлмәде.
   Командир да, биноклен  күзеннән алып, блиндажга  таба китәргә генә җыенган иде,  фашистлар тагын  котырынып ата башламасынмы. Ул уйсулыкка таба караган иде, үз күзләренә үзе ышанмый торды. Шәймулла солдат кай арада билендәге җебе белән траншеядагы троссны тартып алган да ашыга-ашыга самолетка үрмәли. Моны  күргәч, командирның агарынган йөзенә кан йөгерде. «Молодец, сынок»,– дип әкрен генә  пышылдады елмаеп. Ул яңадан дошман ягына таба көчле ут ачарга боерды. Шул арада Шәймулланың башындагы каскасын салып, болай таба болгаганы күренде. «Тростан тартыгыз, янәсе!».
                                                   Самолет исән-имин килеш үзебезнең окоплар янына килеп җитте. Ә кабинадагы очучы командование өчен бик мөһим мәгълүматләр алып кайтканда каты яраланган  булып чыкты. Шәймулла абзыйның да аягы әлеге самолет янына барганда яралана. Шул самолетны үзебезгә алып кайтканда күрсәткән кыюлыгы, батырлыгы өчен командование аны  Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкли. Иптәшләре арасында авторитеты тагын да күтәрелә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: