Актаныш

ШӘЙМУЛЛА СОЛДАТ ХАТИРӘЛӘРЕ

Уратып-нитеп тормыйбыз, Чатра авылында аннан да алда кеше юк. Эшкә тотынса, коя да куя, диләр. Өйләр сала, тимер дә суга, тегермән дә төзәтә. Сүз эзләп тә кесәсенә керми, барысын да авызына каратып куя. Ялганлыйдыр дип тә уйламагыз, андый түгел ул. Бик кешелекле булуы белән якташларының хөрмәтен яулады. Ярдәм кирәк булган очракта авылдашлары янына, беренче булып барып җитте. Хәләл көчен аларга кызганмады.

ҖИҢҮЛӘР БЕЛӘН БЕРЛИНГА КАДӘР

   Безнең авылдан Шәймулла абый үзе буйга әллә ни зур да түгел, әмма фронтта дошманны куркытырлык кыюлык, зур гына эшләрне кубарырлык искитәрлек батыр йөрәк, кешеләр сокланырлык көч-куәт бар, диләр иде үзендә. Шуңа күрә дә якташлары аны һәрвакыт хөрмәтлиләр һәм зурлыйлар. Авылдашлар абыебызны якын күреп: «Безнең Шәймулла»,– дип йөртә иде. Без дә, авыл малайлары, аны бик олылап якын итәбез, яратабыз да. Эшләгән урнына барып, кызыклар сөйләтәбез. Ә безгә авыз ачып тыңларлык хәл-вакыйгаларны, кызыкны ул күп күргән.

      Бөек Ватан сугышының башыннан азагына кадәр актив катнашкан. Сталинградны дошманнарга бирмәү өчен аяусыз көрәшкән, Волга елгасын кичкәндә снаряд ярчыгы тиеп һәлак була язган, тик Казан шәһәре егете ярдәмендә генә исән калган. Паулюс армиясе җиңелеп, үзе әсир итеп алынгач, үзебезнең гаскәрләр составында явыз дошманны үз өненә куа китеп, Украина, Белоруссия, Чехословакия һәм Польшаны азат итешкән ул. Авыр алышлар юлын, җиңүләр белән үтеп, Берлинга кадәр барып җиткән.

     Авылына кайтып төшкәндә киң күкрәге тулы орден да медальләр иде. Ферма мөдире булып эшләгән елларында ул җитәкчелек иткән коллектив районда гел алгы сафта килде. Хезмәт уңышлары турында гәзитләрдә дә язып чыктылар. Фотолары да бар иде.

     Сугышта аңа “Куркак” дигән кушамат тагылган. Ничек булганын сезгә дә сөйләп биримме?

 

КУРКАК
    


Фронтка барып җиткәч тә Шәймулла баштагы көннәрдә иң алгы сызыкка түгел, хуҗалык взводына эләгә. Шулай да сугыш сугыш инде. Фронт булган җирдә кайда да пулялар сызгырып оча, снарядлар шартлап ярыла. Дошман самолетлары килеп я бомба ташлап китә, я кинәт кенә артиллерия көчле ут яудыра. Сизгерлегеңне югалтмыйча, сакланыбрак йөрмәсәң, дөнья белән бәхилләшергә ерак китмәс.
    Шәймулла солдат ни кушсалар шуны үти. Ансыз ярамый да. Солдат икән барына да күнегергә, өйрәнергә, чыныгырга тиеш. Ашка бәрәңге дә әрчи, җиңнәрен терсәкләренә кадәр сызганып, кер дә юа. Корал тотып, каравылларга постка баскан чаклары да аз булмый.
Беркөнне Шәймулла абыйны корал складын сакларга билгелиләр. Менә шунда, постта чакта, була да инде сөйләнеләчәк хәл. Иртәнге якта дошман артиллерия налеты башлый. Кая карама туфрак баганалары күтәрелә. Атлар кешни, авылда кайбер өйләргә ут каба. Яшьрәк, әле бу хәлне беренче тапкыр күргән солдатлар яшеренергә теләп, бер урыннан икенчегә йөгерә. Атышны күргән олырак солдатлар аларны үз яннарына чакырып алалар да ничек итеп сакланырга, күктәге дошман самолетларына төзәп атарга өйрәтәләр.
    Тирә-якта снаряд ярчыклары сызгыра, ә Шәймулла абый ятарга да, торырга да белми. Әллә башкалар кебек берәр чокырга яшеренергәме? Ярамыйдыр. Ул бит постта. Әнә берәү төтен эченнән кул изәп, аны чакырган кебек.күренә. Ләкин Шәймулланың аяклар кургаш таккан кебек авырлар, кузгалырлык түгел. Ул да мондый мәхшәрне тәү тапкыр күрә бит. Кузгалыр иде, снаряд аңа гына килеп тияр кебек.
    Менә склад почмагына каяндыр килеп ут капты. Кара син аны ялкын ничек тиз зурая башлады. Әгәр хәзер үк барып сүндермәсәң, һаман да өске агачларга күтәрелсә? Складның эче корал һәм патороннар салынган тартмалар белән тулы. Бәлки башка шартлаткычлар да бардыр. Барысын да аларга әйтеп бетерәләрмени!

    Юк!..Шәймулла винтовка каешын иңенә эләктерә дә утка көрәк белән туфрак ташлый башлый. Ерак түгел мичкә белән су булырга тиеш. Ләкин аннан бер чиләк белән ташып, өлгереп буламыни? Ә ялкын болай гына җиңелергә теләми, кызгылт телләрен һаман да югары суза, яңа урыннарны ялмый. Түбәдәге такталарга үрли. Шәймулла солдат утны алай гына җиңә алмагач, өстендәге шинелен салып, кулына ныклап тота да ут ялкыннарын бәргәли башлый. Колак яныннан гына вак тимер ярчыкларының сызгырып каядыр очып үтүләрен ишетми дә. Шулай зәһәр янгынны әкренләп сүндерә. Соңлабрак булса да кызу ут белән ничек алышуын күреп, тагын берничә солдат аның янына килеп, булыша башлый. Склад саклап калына.
    Атыш тукталгач, аның янына взвод командиры килә.
   – Син солдат артналет вакытында нигә яшеренмәдең? – дип сорау бирә Шәймуллага җитди карап.
Солдат кызарган, төтен эчендә карайган йөзен аска иеп, кыюсыз гына җавап бирә.
–Дөресен әйткәндә, иптәш командир, башта кая барырга белмичә куркып калдым. Ничек яшеренсәм дә, снаряд ярчыгы миңа гына тияр төсле булды. Кузгалып китәргә йөрәк җитмәде.
    – Менә ничек икән ул, – дип командир аңа шелтәле карап.– Ә һушыңны бераз җыйгач нигә яшеренмәдең?
    – Складка ут капкач, сүнмичә ташлап китеп буламыни?– ди Шәймулла солдат командирга туп-туры карап.– Яшеренү кайгысы онытылды шул. Утны тиз-тиз сүндермәсәң, бөтен нәрсә янып бетү ихтимал иде. Белүемчә, анда бит корал!
    – Менә нигә дип курыккансың икән, солдат. Ә өстеңдәге шинелең кайда?
Шәймулланың бит алмалары тагын кызарды. Шулай да җавап бирмичә булмый бит инде. Ул башы белән склад ягына ымлады:
    –Утны сүндергәндә янып бетте, иптәш командир.
Командир йөгереп солдат күрсәткән җиргә барып килде дә, Шәймуллага елмаеп карады:
   –Ә син, молодец икән, солдат, куркак булсаң да кораллар сакланган складка капкан утны сүндерергә өлгергәнсең,– дип, кулын кысып, аркасыннан сыйпады.
    Тиздән взвод командиры солдатларны стройга тезеп, Шәймулланың бу эшен барысына да сөйләп бирде.
    –Куркып калса да, ул зур кыюлык эшләгән. Бик мөһим объектны сизгер саклаган. Аңа рәхмәт белдерәм. Ә шинель өчен һич тә кайгырма. Старшина яңасын бирер, хәтта тап та төшмәгәнен.

  Әгъдәл САФИН

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: