Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
#БЕЗ- БЕРГӘ!

Ил төкерсә, күл була: Колын халкы авылдашларын картлар йортына түгел, ә җылы өйгә күчергән (фотолар һәм видео)

Картлар йорты. Ялгыз өлкәннәрнең әлеге сүзне ишетүгә җаны сызлап-сыкрап куя. 75 яшьлек Фәндәлия Габдуллинаны да Пучыдагы картлар һәм инвалидлар йортына илтмәкче булалар. Туганнан алып шушы яшенә кадәр Колыныннан аерылмаган инвалид апа өчен үлем карарына тиң сүзләр була бу.

                Әйе, ул- тумыштан авыру, әйе, аның өе искиткеч тузган, газ кермәгән, почмаклары инде җиргә иңеп ишелә башларга тора.  

Фәндәлия апаның нәүмизләнеп яшькә тулган күзләрен күргәч,

Иске Айман авыл җирлеге башлыгы Марсель Әхмәтханов Колын авылын янә бер күңеленнән үткәрә- урамдагы һәр хуҗалыкка тукталып буш өйләрне барлый башлый.

Авылның башлангыч мәктәбе урнашкан бина да буш, бәлки Фәндәлия апаны шушы өйгә урнаштырыргадыр. Эх, суы өзелгән шул.

Фәндәлия апа яшәгән өй каршындагы Вәяфис абый яшәгән ихата да хуҗасыз.

Күчерергә дә якын.


           Энесе вафатыннан соң йорт өчен җаваплы булып калган Флүрә Сәрвәрова күршеләре Фәндәлиягә бишкуллап йортны бирергә риза була. Флүрә апа тормышта ачысын-төчесен күп күргән, ярдәмгә мохтаҗларның хәлен нык аңлый. Үзе сәламәтлеккә туймый. Ире белән авыру бала тәрбияләп үстерделәр, күптән түгел пар канатын югалтты. “Калган гомерен шунда үткәрсен” ди ул авыл җитәкчеләренә. 

-    Мондый йортларда яшәрмен дип бөтенләй уйламаган да идем. Сәламәтлегем бөтенләй юк бит. Авылыбыз фельдшеры гел хәлемне белеп, дәвалап тора, уколлар алдым. Караучым Кифаяга зур рәхмәт. Күршеләрем Зиннур белән Эльвира да бик тәрбиялиләр, - дип сөенә Фәндәлия апа.


           Район инвалидлар оешмасы җитәкчесе Фәйрүзә Разетдинова белән Колын авылы халкының бик тә ярдәмчел булуын үз күзләребез белән күреп, ятим-җилпе Фәндәлия апага күрсәткән игелекләренә куанып кайттык без. 


                   Фәндәлия апаны кызыл балчык белән бүрәнә аралары сыланган йорттан күчерүгә авыл белән тотыналар.

Реклама

Күршедәге өйне яңадан сүтеп җыялар игелекле авылдашлар.

Түшәмнәрен, идәннәрен алыштырып буйыйлар, стеналарына өр-яңа обойлар ябыштыралар. Идәннәренә паласлар җәяләр. Газ торбалары да ап-ак итеп буялган.

Октябрь башында, Өлкәннәр ункөнлегендә өмә белән Фәндәлия апаны күчереп тә куялар. Иске өендә күңел җылысын кушып үстергән гөлләре яктылык, җылылыкны тиз сизеп ала, Фәндәлия апаны сөендереп чәчәккә бөреләнгәннәр.


           Авыл җирлеге башкарма комитеты сәркатибе Гөлназ Вахитова ярдәм кулы сузганнарны исемләп барлап чыкты. Күршеләре Зиннур һәм Эльвира Хәбетдиновлар,Эльвираның Чаллыда яшәүче әнисе,  социаль хезмәткәр Кифая Сираева, Рәшит Әхмәтов, эретеп ябыштыручы Шәехҗан Сәетов, Эльмира Минһаҗева, Фәндәлия апаның ерак туганнары һәм башка бик күпләр үзләре килеп тә төзекләндерү эшләрен башкаралар,  акчалата булышалар. 


Район инвалидлар оешмасы рәисе Фәйрүзә Разетдинова Фәндәлия ападан да бигрәк сөенә. 


-Районыбызда инвалидларның һәрберсенә барып җитәргә тырышабыз. Алар шактый. Тормыш-көнкүрешләре бик алама хәлдә булганнары да кызганычка каршы, бар әле. Иске Кормашта бер ана инвалид уллары белән газ кермәгән өйдә яши.

Ә Фәндәлия апага булышкан, аны шушы җылы, якты өйгә күчергән барлык авылдашларына, аеруча шушы эшне оештырган Иске Айман авыл башлыгы Марсель Әхмәтхановка зур рәхмәт. Инде сиңа бу өеңдә рәхәтләнеп яшәргә дә, яшәргә,- ди Фәйрүзә апа Фәндәлия апага карап. 


           Фәндәлия апа иң аз хезмәт хакына гомер буе җыештыручы булып эшләгән, пенсиясе нибары 12 мең сум. Елдан-ел авырулары артса да, кабат-кабат хастаханәгә, комиссия үтәргә барып йөрмәгән. Бәлки тикшерелсә, инвалидлык дәрәҗәсе үзгәреп, пенсиясе дә артып китәр иде. Әмма аның Актанышка, я Чаллыга поликлиникаларга йөрерлек мөмкинлеге юк.

Әле Фәндәлия апаның өендә хәл итәсе проблемалары бар әле. Суга күршегә йөриләр. Бәдрәфе дә урамда. Фәйрүзә Сөнгать кызы, бик тырышсак, көнкүреш мәсьәләләрен дә чишәрбез дип ышандырды безне.

Шулай була күрсен, игелекле райондашларыбыз арасында  бу гамәлне башкарып чыгарга теләүчеләр табылмый калмас.

Ләйсән ГАЗИЗОВА, "Актаныш-информ"
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

4

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Ләйсән Газизова "Актаныш-информ" #БЕЗ_БЕРГӘ #МЫВМЕСТЕ Колын авылы Иске Айман җирлеге Актаныш районы инвалидлар оешмасы җитәкчесе Фәйрүзә Разетдинова