Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
#БЕЗ- БЕРГӘ!

Кировның сөт комбинатында эшләүче хатын-кызлар Мәскәү госпиталендәге солдатларга бер төн эчендә 50 чәкчәк пешергән

Күпбалалы ана, волонтер Венера Сабитова үзенең волонтер дуслары белән Мәскәүнең Н. Н. Бурденко исемендәге госпитальгә барачагын әйткәч, Киров сөт комбинатында эшләүче хатын-кызлар җыелып бер төн эчендә 50 данә чәкчәк пешергән.

Киров авылында яшәүче күпбалалы ана Венера Сабитова күптән түгел Мәскәүгә, академик Н. Н. Бурденко исемендәге баш хәрби клиник госпитальгә барып кайткан иде. Венера апа авылдашы, махсус хәрби операциядә каты яраланып контузия алган Альберт Җиһангировның хәлен белде. Бер үк вакытта госпитальдәге яралылар, аларны дәвалаучы табиблар белән аралашкан ханым бирегә кабат килергә ниятләп кайтып китә. Бу юлы Яңа ел күчтәнәчләре белән. 

Бүген Мәскәүгә барырга әзерлекнең иң кызган мәле. Венера апа авылдашлар чатына бу хакта язгач, кировлылар гына түгел, күрше Иске Сәфәр, Олыимән авылыннан да халык солдатларга атап күчтәнәчләр китерә башлаган.

Венера апа волонтер дусты Рамил Ибраһимов белән киңәшкәннән соң, 100 солдатка Яңа ел күчтәнәче әзерләргә исәпли. Пакетларда апельсин, мандарин кебек Яңа ел җиләк-җимешләре белән Актанышта ясалган казылык һәм татар халкының милли ризыгы- чәкчәк тә булачак. 

Венера Сабитова чәкчәк турында язуга Киров авылының сөт комбинатында эшләүче бер төркем хатын-кызлар хезмәттәшләре Сәрия Басыйрованың өенә җыелалар. Бергәләп тотынгач, эш җиңел бара бит ул.

Уңган ханымнар бер кичтә 50 данә чәкчәк пешереп өлгертәләр.

Алтын куллы, изге күңелле Рушания Фаррахова, Сәрия Басыйрова, Зөһрә Фазлыева, Хәнә Гайнетдинова, Дания Сәмигуллина, Назлыгөл Сираева "Шушы көннәрдә тагын 50 чәкчәк пешерәбез", дип вәгъдә итәләр.

Венера апа ярдәмчел, булышучан, кеше кайгысына битараф булмаган һәр авылдашына рәхмәтле. Олысы да, кечесе дә, гаиләләре белән дә ярдәм итәргә генә торалар. Пенсия акчасына гына яшәгән өлкәннәргә кадәр үзләреннән арттырып акча, продукция китерә, «Хәер булыр, савап булыр», ди алар.

Чәкчәк пешерергә дигән он, сыек май, бал, йомыркалар да кировлыларның күчтәнәче.

Венера апа авылдашлары китергән азык-төлек, көндәлек кирәк-яракларны фотога төшереп җибәргән. «Болар 15 минут эчендә җыелган ярдәм, олы йөрәкле, ярдәмчел авылдашларым белән бик горурланам!», ди волонтер ханым.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев