Бүген, 30 август – Татарстан Республикасы көнендә, Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Альберт Хәбибуллин Бөек Ватан сугышы ветераны Тәфкил Вәлиевне бәйрәм белән котларга килделәр. Кунаклар ветеранның исеме Татарстан Республикасының Электрон мактау тактасына кертелүе уңаеннан тантаналы рәвештә сертификат тапшырдылар.
Тәфкил бабай бу югары бәяне һәм игътибарны зур рәхмәт белән кабул итте. Ул Татарстанның көннән-көн үсеп баруын, республика юлларының төзекләнүен, халык өчен социаль объектларның күбәюен билгеләп үтте. Ветеран аерым рәвештә бүгенге республикабыз Рәисе Рөстәм Миңнехановның, шулай ук беренче президентыбыз, якташыбыз, Татарстан Республикасы Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиевнең тырышлыгы нәтиҗәсендә республикабыз ирешкән уңышларга басым ясады.
Тәфкил Вәлиевнең исемен Электрон мактау тактасына кую – аның сугыш һәм хезмәт юлына, Ватанга тугрылыгына һәм актив тормыш позициясенә югары бәя. Бәйрәм очрашуы җылы, дустанә атмосферада узды, ветеранга олы хөрмәт һәм рәхмәт сүзләре яңгырады.
Нет комментариев