Гомерен авыл хуҗалыгына багышлаган ветеран Электрон Мактау тактасында
Сез- Безнекеләр!

Гомерен авыл хуҗалыгына багышлаган ветеран Электрон Мактау тактасында

Татарстанның авыл хуҗалыгы тармагына бар гомерен багышлаган, районыбызның Мактаулы гражданы Рәүхәт Салихҗанов Электрон Мактау тактасына куелды.

Рәүхәт Салихҗан улы Татарстан Республикасы көнендә Иске Байсарда яңа авыл җирлеге Советы бинасы ачылу тантанасында  махсус сертификатка ия булды. Сертификатны район башлыгы Ленар Зарипов һәм Дәүләт Советы депутаты Альберт Хәбибуллин аңа тантаналы шартларда тапшырдылар. 

Бу – намуслы хезмәтнең, бай тәҗрибәнең һәм туган якка чиксез мәхәббәтнең югары бәяләнүенә иң матур мисал.


Нет комментариев