Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
#БезнеңГеройлар

Медаль тарихы: Яралы солдатларның исән калуы, ата-аналарының рәхмәте миңа көч бирә

Яңа Әлем авылыннан махсус хәрби операциядә катнашучы Илсур Зәкиев «Батырлык өчен» медаленә лаек булган батыр якташларыбызның берсе. Илсур Фәнис улы белән без шушы көннәрдә әңгәмә корган идек.

Аның беренче өлеше сайтыбызда дөнья күрде инде. Хәзер язмабызның икенче өлешен тәкъдим итәбез. 

— Шулай итеп Казанга килү белән өйрәнүләр үтмичә генә мине 9 ротаның икенче взвод командиры итеп билгеләделәр. Бер атнадан 9 ротаның командиры итеп куйдылар. 15 ноябрьдә Украинага кердек. 4 сәгать чамасы чик аша уздык. Алгы позициягә эләктек без,- дип сөйли безгә Илсур. 

Кино карагандагы кебек бер-бер артлы картиналар күзаллана. 

— Яңгыр, пычрак, караңгы. Агач полосаларында бездәге кебек зифа буйлы каенннар түгел инде, кечкенә генә кәкрәеп беткән имәннәр, чабылмаган биек чүп үләне. Рота командиры буларак взводларны урнаштыра башладым. Кинәт миннән 10 метр гына читтә мина шартлады. Бер егетемнең аягы өзелде. Шунда ук янына сикердем. Бөтен кеше кычкыра, нәрсә эшләргә белми. Мондый вакытта секундлар кадерле. Тиз генә жгут салып, авыртуны баса торган дарулар кададым, перевязка ясадым. Отделениедәге егетләргә урыннарыннан кузгалмаска боерам. Әгәр аяк басу белән шартлаган икән, бу мина участогы булырга тиеш дип уйлыйм. Җиргә өсте тулы яфрак, штык белән арчалый-арчалый сукмак ясадым, аннан олы юлга кадәр солдатны алып чыктым. Аллага шөкер, олы юлда КамАЗ машинасы очрады, тиз генә егетне аягының өзелгән өлешен ботына бәйләп санчастька озатып җибәрдек.

Калганнарны тынычландырырга кирәк бит хәзер. Сукмактан взвод янына килүем генә булды, 2-3 метр читтә генә тагын мина шартлады. Аңыша алмыйм, чөнки бу шартлаулардан үземдә дә контузия. Тагын бер егетнең аягы өзелде. «Басып торган җирегездән аякларыгызны кыймылдатмагыз», дип кычкырам. Аны да нәкъ шулай беренче ярдәм күрсәтеп җибәрдек. 

— Сүзеңнән бүлдерәм, Илсур, бу егетләр исән калдымы?

— Әйе, ике егет тә исән-сау. Алар Минзәләнекеләр. Коноваловка авылыннан. Икесе дә аякларына протез эшләттеләр. Хәлләрен белеп тордым. Әле Денис дигәне кунакка чакыра, хәзер ул В. В. Путин карары нигезендә эшкә урнаштырылды, хәрби комиссариатта эшли. 

— Бүтән корбаннар булмадымы инде?

— Дошманнар ул зонаны 10 сантиметр саен миналаган булып чыкты. Кул белән кармалап сукмак салдым бит, бармаклардан 2-3 саниметр гына читтә миналар куелган булган. Аллаһы Тәгалә саклаган икән дидем. Саперлар килеп чистарттылар. 

Менә шушы батырлыгы өчен якташыбыз Илсур Зәкиев «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнә. Каушап-югалып калмыйча, тиз арада дөрес һәм беренче ярдәм күрсәткән Илсур медицина взводына җитәкчелек итә башлый.

 — Иң беренче эш итеп кул астындагы егетләрне жгутны дөрес салырга өйрәттем. Чөнки кан тамыры өзелеп жгутны сала белмәсәң, аякны кисәргә мөмкиннәр. Кысып бетермәсәң дә, ахыры начар тәмамланыуы бар. Курыкмаска, каушамаска кирәк. Аннан психологик ярдәм дә кешенең сәламәтлегенә зур тәэсир итә. Яралы ыңгыраша, аңа авыртуны баса торган укол ясагач, тәмәке, су сорый. Тәмәке кабызып бирәсең, аңын югалтмасын өчен яралы солдат белән сөйләшергә кирәк. 

— Илсур, куркыныч вакытта югалып калмаска каян көч аласың?
 

— Андагы тавыштан яралы белән бер-беребезне ишетмибез, шулай да алар белән сөйләшәм, ә ул җавап итеп кулны кыса, рәхмәт әйтә. Санчастьтан шалтырата, вакытында ярдәм иткән өчен рәхмәт әйтә. Командирларның мактавы, «Док, молодец, рәхмәт!» диюләре, җитәкчеләрнең күрүе, бәя бирүләре, башка иптәшләрнең ярдәме, яралы солдатларның исән калуы, ата-аналарының рәхмәте миңа көч бирә. Егетләрнең гомерен саклау- минем бурычым.

Дәвамы бар.

Контракт хезмәтенә бәйле барлык сораулар буенча барлык җаваплар әлеге сылтама аркылы мәгълүм.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев