Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хәйрия

Яңа елга бүләк

Яңа ел якынлашкан көннәрдә Федераль Казначылыкның Татарстан Республикасы буенча идарәсе вәкилләре Пучы картлар йортына кунакка килде. Алар биредә яшәүче өлкәннәргә бик күп күчтәнәчләр, ике кулер һәм телевизор бүләк иттеләр.

Картлыкларын шушылай дәүләт тәрбиясендә үткәрергә мәҗбүр булган өлкәннәребез аларны балаларча куанып каршы алды. Чөнки күңелләре белән гел кемнеңдер килүен, үзләренең хәлләрен белүен көтеп яши алар. Ә күңел дигәнеңә күп кирәкми, бер җылы сүз, назлы караш та җитә. 
Инде менә бишенче ел рәттән килүче әлеге яшь кенә егетләр белән алар  үз улларыдай  кочаклашып күреште. Күчтәнәчләре өчен чын күңелләреннән рәхмәт сүзләрен ирештерде. 

undefined
-Без Президент программасы буенча октябрь-ноябрь айларында акчалар җыеп, шул акчаларга киемнәр алып, картлар йортларына илтә башладык.  Безнең акциягә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы да кушылды, “Китапка икенче тормыш бүләк ит” акциясен башлап җибәрде. Алар белән дә эшләдек. Әлеге игелекле гамәлне бишенче ел башкарабыз инде. Без картлар йортындагы өлкәннәрне бик хөрмәт итәбез, яратабыз. Сезнең райондагы картлар йорты республикада иң матурыдыр, мөгаен.  Бу юлы  акция барышында 80 мең сумга якын акча җыелды. Шул суммага өлкәннәргә җылы киемнәр, суга кулерлар, телевизор алдык.  Өлкәннәргә сәламәтлек телибез, -диде Федераль Казначылыкның Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары  Руслан Краснов.

Реклама

undefined
-Әлеге игелекле гамәлләре өчен без барлык өлкәннәребез исеменнән Казан кунакларына рәхмәтебезне җиткерәбез. Эшләрендә уңышлар, сәламәтлек телибез. Алар алдагы елларда да әби-бабайларыбызга бик күп җылы киемнәр, аяк киемнәре алып килгәннәр иде. Аларны өлкәннәребез бик яратып киделәр. Быел тагын да зуррак бүләкләр алып килгәннәр. Су өчен кулерлар да, телевизор да картлар йортына бик кирәкле җиһазлар, - диде җитәкчеләре Роза Мәрдәнова.
-Күчтәнәчләр, бүләкләре өчен әлеге егетләргә зур рәхмәт. Эшләре гел уң булсын, -  Фәйрүзә  апа Муллагалиева.
- Безне шулай искә алганнары, олылаганнары өчен Федераль Казаначылык егетләренә зур рәхмәт, -ди биредә инде алтынчы ел гомер итүче  Рафак абый Сәлимов.
Районның социаль яклау бүлеге җитәкчесе Гөлназ Хуҗиәхмәтова да олы йөрәкле кунакларга рәхмәтен җиткерде. 

undefined
Пучы балалар бакчасына йөрүче балалар өлкәннәргә үзләренең күңелләрне кузгата торган чыгышларын бүләк итте. Әлеге чара биредә тәрбияләнүчеләрнең күңелләренә әз булса да җылы, наз өстәгәндер диясе килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев