Актаныш

Актаныш районы

16+
Бөек Җиңүгә 80 ел!

Бүген Җиңү байрагы Актанышка кайтты

7 июньдә «Ватан чакыра» проекты кысаларында «Урамнарда Җиңү җыры» акциясе старт алган иде.

Кәзкәй авыл җирлегенә тапшырылган Җиңү байрагы районның 86 авылы һәм 26 җирлеге буйлап узды. 22 июнь көнне, Хәтер һәм кайгы көнендә, флаг Актанышка кайтты: Советлар Союзы Герое Б. Дәүләтов исемендәге стадионда спортчыларга тапшырылды. Администрациядә-мәгариф хезмәткәрләренә бирелде. Технология техникумында -махсус хәрби операция  геройларын хөрмәтләделәр.  Бөек Ватан сугышы ветераны Садри бабай яшәгән йорт ишегалдында Әфган сугышы ветераннарына тапшырылды. Әфганчы ветераннар  Җиңү паркында байракны район башлыгы Ленар Зариповка тапшырды. Патриотик чарада катнашучылар 12:15 сәгатьтә  Бөтенроссия тынлык минутына кушылдылар. Мәңгелек утка чәчәкләр салдылар.

Айнур Гыймадиев фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев