Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

АКТАНЫШ ГИМНАЗИЯСЕНДӘ ЯСАЛМА АКЫЛ: Килеп керүгә укучының температурасын үлчи, дәресне ошатмаса, чарасын күрә

Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатта цифрлаштыру капкадан керүдән үк башланып китә, яңа бинабыз һәрьяклап видеокүзәтү камералары белән уратып алынган. Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатта цифрлаштыру капкадан керүдән үк башланып китә. Актаныш районында гына түгел, бөтен республикага цифрлаштыруда үрнәк ул. Республикада дүртенче булып "Адымнар" статусында ачылган күптелле гимназиядәге югары технологияләр турында таныштыруын сорап без уку йортына журналист запросы юлладык. Озак та үтми сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат ның мәгълүматлаштыру буенча директор урынбасары Фирзәр Ришат улы Әюповтан бу хакта тәфсилле аңлатма килде.

                 Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатта цифрлаштыру капкадан керүдән үк башланып китә, яңа бинабыз һәрьяклап видеокүзәтү камералары белән уратып алынган.   

             Алар үзенчәлеккә ия, күзәтү астында булган территорияне үзләре анализлыйлар, әгәр дә янгын яисә гадәттән тыш күренешләр күзәтелсә, мәктәпнең саклык постына хәбәр бирәләр.

        Бинага килеп керүгә исә, температура үлчәү җайланмасы кешенең видеосурәте аша автомат рәвештә темпаратураны үлчи, температура югары булган очракта, хәбәр бирә.

       Алга таба керү юлында турникетлар тора, алар да “акыллы”, алар аша үтер өчен карта яисә пропуск кирәкми, турникетлар биометрия, ягъни йөздән танып кертә. Саклык ягыннан гимназияның корридорларында да видеокүзәтү камералары урнаштырылган, турникетлар кебек үк алар да кадрга кергән укучы яисә хезмәткәрне танып, аның турында мәгълүматны экранга чыгара, әгәр дә үтеп баручы аңын югалтып егылса ул бу хәл турында “операторга” хәбәр итә. Болар барысы да ясалма акыл, “машинное обучение”, “компьютерное зрение” технологияләре ярдәмендә башкарыла.
 

          Саклык чараларыннан тыш, мәктәптә пилот проект – “Акыллы класс” эшләнеп килә. Әлеге проект кысаларында, сайлап алынган кабинетта махсус камералар урнаштырылган һәм әлеге бүлмәдә булган кешеләрнең эмоциональ торышы анализлана. Анализлау шулай ук ясалма акыл (исскуственный интеллект) һәм “машинное обучение” технологияләре ярдәмендә башкарыла. Әлеге проект нигезендә, без дәрес барышында укучыларның эмоцияләренең үзгәрүен анализлап, дәрес үтешенә бәяләмә бирә алабыз, нәтиҗәдә нинди укучыга нинди методика белән укыту кулайрак һәм алдагы дәресләргә нинди үзгәрешләр кертергә икәнен аңлыйбыз.
 

                Әлеге проектлар район җитәкчелеге һәм "Сбер" белән берлектә башкарыла. Әйе, бүгенге көндә "Сбер" банк кына түгел, ул үзенең канаты астына бик күп көчле IT оешмаларны җыйды. Гимназиядә аның башка “акыллы” җайланмалары бар, әйтик мәсәлән SberBox Top, SberPortal. Бүгенге көндә “умная колонка” төшенчәсен ишеткәнегез бардыр, әлеге җайланмалар шундый ук принцип белән эшли, нигезендә “Салют” дип аталган ассистент – ясалма акыл тора. Аның белән әңгәмәгә кереп, сөйләм аша җайланма белән идарә итеп, төрле кушымталар белән эш итеп була. Шулай ук, аларда камералар урнаштырылган, һәм Сберның видеоэлемтә өчен, AR, ягъни «дополненная реальность» өчен кызыклы кушымталары бар.
 

            Гимназиядә, без укучыларга башлангыч IT белем бирәбез. Бүгенге көндә дүрт укытучыбыз бар. 7 сыйныфтан информатика дәресләре укытыла, 10 сыйныфтан технологик профиль сыйныфы бар, әлеге сыйныф укучылары IT юнәлешне тирәнтен үзләштерә. 5 сыйныфтан өстәмә дәресләр укытыла: компьютер белән эшләү нигезләре, 3D графика, робототехника, VR (виртуальная реальность), Python программалаштыру теле.

              Үзебезнең түгәрәкләрдән тыш башка уку йортлары белән эшлибез, әйтик Яр Чаллы шәһәре кванториумы бездә үзенең чараларын үткәрә. Укучылар өчен мөмкинлекләр зур: 3 компьютер классы, VR шлемнар, робототехника җыелмалары бар, барлык дәресләр заманча кабинетларда үткәрелә: wi-fi, интерактив такталар һәм экраннар, лаборатор җиһазлар. Тавыш яздыру студиябыз, зур светодиодлы экранлы, яхшы аудиоҗиһазландырылган актлар залыбыз, онлайн дәресләр һәм видеоконференция өчен 2 кабинетыбыз бар.  Әлеге мөмкилекләрне тудырган өчен республика җитәкчелегенә һәм район җитәкчеләгенә рәхмәт белдерәбез.
 

              Укучыларыбыз даими конкурсларда, олимпиадаларда катнашып килә. Әйтик, информатика буенча олимпиадага Актаныш һәм башка авыл районнары үтә алмыйлар иде, узган уку елында без бу традицияне боздык, һәм безнең укучылар тиешле күләмдә баллар җыеп Казанда чыгыш ясый башладылар, бу, әлбәттә, аларның остазы - Хөсәенов Ленар Наил улының зур тырышлык нәтиҗәсе.

            2020 елда без Junior милли технологик олимпиадасының “виртуаль дөнья өчен технологияләр” өлкәсендә беренче тапкыр катнашып карадык, бу елны исә, укучыларыбыз 2 урынны яуладылар, башка өлкәләрдә дә казанышларыбыз бар.

           

               Әйе, әлбәттә безгә IT юнәлешендә күптән эшләп килгән шәһәр мәктәпләре, өстәмә белем бирү учреждениеләре белән көч сынашырга туры килә, ләкин нәтиҗәләр бар, укучыларыбыз үсештә.
     

                 Проект эшчәнлегенә килгәндә, гимназистлар елдан ел кызыклы проектлар эшлиләр. Болгар тарихы Minecraft аша, Әлфия Авзалова исемендәге виртуаль музей (VR шлемнар өчен), чат-бот – әлеге проектлар стартаплар конкурсында катнашып, акчалата призларга ия булдылар. Агымдагы елда компьютер графикасы белән мавыккан гимназистлар тарих фәне укытучы Гыйльметдинов Марат Илсур улы җитәкчелегендә татарча тарихи комикслар булдырдылар. Компьютер уеннары җитештерүче укучылар төркемебез дә бар, яңа проектлары – авыл хуҗалыгына багышланган икътисадый уен.

                Әлбәттә web технологияләр белән дә укучыларыбыз кызыксына, 10 нан артык яңа web проект эшләнеп килә! Ленар Наил улы кулы астында гимназистлар яңа технологияләр өйрәнәләр һәм башкаларны әлеге проектлар аша таныштыралар, әйтергә кирәк, проектлар-  татар телендә.
 

                 Алга таба планнарыбыз IT белемне башлангыч класстан бирү. Бүгенге көндә, Россиядә, дөньяда булган практиканы өйрәнеп, укыту программаларыбызны камилләштерәбез. Нәтиҗәдә, гимназияне тәмамлаган укучы, заманча технологияләрне үзләштерә, югары уку йортларында, яисә эшендә куллана алачак.

 

Мәгълүматлаштыру буенча директор урынбасары  Фирзәр Ришат улы Әюпов.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев