Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Актаныш кибетләрендә азык-төлек запасы җитәрлек

Борчылыр урын юк

Кибетләрдә бу арада товар ятмый. Социаль челтәрләрдә таралган бушап калган киштәләр рәсемнәре халыкны тәмам аздырды. Шөкер, бездә әлеге хәл киң колач җәймәгән. Әлбәттә, арада, шушы коткыга ияреп килолап ярма, шикәр комы, пачкалап бәдрәф кәгазе алып йөрүчеләр бар. Әмма борчылыр урын юк. Актаныш кибетләрендә азык-төлек запасы җитәрлек.

undefined

- Халык үзе чыгарган шауком бу, бернинди азык-төлек кытлыгы юк. Көн саен диярлек йөк машиналары белән товар килеп тора. Бәяләр дә күтәрелмәде. Киресенчә, мисал өчен, кичә шикәр комының килограммы 27 сум булса, бүген 2 сумга арзанайды, - ди район үзәгендә урнашкан федераль сәүдә челтәре кибетенең җитәкчесе Айрат Гыймадиев.

undefined
Күпләп алу кибетләрендә дә азык-төлек запасы җитәрлек. Шикәр комы, ярмасы, башка кирәк-ярагы да тулысы белән район халкы ихтияҗын үтәрлек күләмдә тупланган. Юк-бар сүзгә ышанып, коткыга бирелеп йөрергә кирәкми.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев