Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Актаныш районы социаль контрактларның үтәлеше буенча республикада 3 урында

Социаль яклау бүлеге җитәкчесе Гөлназ Хуҗахмәтова 25 форма-киңәшмәдә районда социаль контракт үтәлешенең елдан-ел яхшыра баруын билгеләп үтте.

                Эшсез гражданнарны эшкә урнаштырып аларга 2 миллион 988 мең сумнан артыграк акчалата ярдәм күрсәтелгән, республика куйган план 101 процентка үтәлгән.
                 18 яше тулмаган балаларга 5 һәм аннан да күбрәк балалары булган гаиләләргә 1 миллион 797, 67  мең сум, шәхси хуҗалык алып бару өчен 150 мең сум акча кайтарылып, мохтаҗларга тапшырылган. 
                Үз эшләрен булдырырга теләүчеләр дә социаль яклау бүлеге аша аякка басып килә. 2021 елның декабренә 2 миллион 775 мең сум акча нәкъ менә эшмәкәрлек белән шөгыльләнүчеләргә тапшырылган.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев