Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Актанышта район Советының дүртенче чакырылыш 9 нчы утырышы уздырылды

Район Советы утырышында демографик мәсьәлә каралды

Бүген, 2 июнь көнне, Актаныш район Советының утырышлар залында район Советының дүртенче чакырылыш 9 нчы утырышы уздырылды. 
Көн тәртибендә демографик хәлнең торышы турындагы мәсьәлә каралды. Бу хакта төп чыгышны Актаныш башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нурлыева ясады.

Яңа Әлем авыл җирлегеннән район Советы депутаты, социаль-сәяси мәсьәләләр буенча даими комиссия рәисе Дилбәр Әнвәрова, Пучы авыл җирлеге башлыгы Нияз Нуртдинов,  Иске Байсар төп гомуми белем бирү мәктәбе директоры, районның әтиләр советы җитәкчесе Рамил Сәлахов, Татар Суыксу участок хастаханәсе гомумгамәли табибы  Наилә Әминованың чыгышлары тыңланды.

Утырышны район Советы рәисе – район башлыгы Энгель Фәттахов алып барды.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев