Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Бер мизгелдә юкка чыкты

-    Чыра урынына янып та китте, керер-чыгар юлларны каплап та алды... Бөртекләп җыйган, еллар буе төзегәннәр 15-20 минут эчендә юкка чыкты, - ди, бер мизгелдә йортсыз калган Такталачык авылында яшәүче Салават Гомәров.

 

17 ноябрь көнне көпә-көндез ут чыгып йортсыз кала алар. Иптәше – Венира апа аш салып, урамга гына чыгып керә. Шул мизгелдә кухняда ут чыгып, чаршаулардан түшәмгә үрмәли. 

-    Мин кергәндә пластик түшәм, пластик стена агып утыра. Керерлек түгел. Идәндәге җәймәгә дә ут капкан... Төтен... Бөтенләй кереп булмый. Иптәшемне юллап чыгып йөгердем, әмма ул килгәндә бөтенләй кереп булмый иде инде. Карап торып яндырып бетердек, - ди ул. 

-    Әллә ни нык та янмаган кебек иде ул, башта үзебез сүндереп маташтык. Кая анда... Бер әйберне дә алып чыгарга өлгермәдек, - дип сүзгә кушылды Салават абый. 

Янгын сүндерүдә район янгын сакчылыгы бүлегеннән дә, хуҗалыктан да техникалар катнаша. Әмма йортны саклап кала алмыйлар. Әле ярый буйдан-буйга төзелгән гараж (машина, трактор), мал торагы исән кала. Иске һәм яңа мунча, йорт урынында каралаган морҗалар гына калган. Йортка янгын "хәбәрчесе" (автономный поҗарный извещатель) куелмаган булган. Билгеле ки, шырпы урынына янып киткәндә ул да коткара алмас. Әмма алдан кисәтер иде. 

Янгын сакчылыгы бүлегенә хәбәр салганда да кыенлыклар туган. “112 номерын җыйсаң, чиктә урнашкангамы, бездә гел Нефтекама шәһәренә чыгасың. Әле аларга аңлатканчы, безнекеләргә барып ирешкәнче байтак вакыт үтә. “Хәзер, диспетчерга хәбәр итәбез. Көтегез” дип кабатлап тора робот” дип зарланды күршеләре. 101 телефонына шалтыратырга кирәк икәнен дә бик белеп бетермиләр. Мондый очракта кичекмәстән, 3-12-30 телефонына - үзебезнең янгын сакчылыгы бүлегенә шалтыратырга кирәк. Авыл башлыгы Марс Мансуров хәбәр салгач кына район үзәгеннән машина чыга. Вакытында, тиз килеп җитә ул, әмма каркас йортны ут камап алган була инде. 

Көннәр кышка авышкан кырыс чорда бернәрсәсез, өскә кигән кием белән калган Салават абый белән Венира апаны авылдашлары - Шакировлар гаиләсе буш торган йортларына керткәннәр. Янгын урынын җыештыруда да авыл халкы өмә оештырды. Зур сынаулар килгән гаиләгә сез дә ярдәм итә аласыз. Акчалата ярдәм итү өчен реквизитлар:

Реклама

ОТДЕЛЕНИЕ “БАНК ТАТАРСТАН” №8610 ПАО “СБЕРБАНК”
Корр/сч: 30101810600000000603
БИК: 049205603
Сч. № 42306810062390600368
Юнусова Венира Шигаповна

 

undefined

undefined

undefined

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X