Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

БУ МӨҺИМ: Аналог телевидениене цифрлы алыштыра

3 июньнән телевидениенең аналогы бетә дигән хәбәр авыл җирендә яшәүчеләрне, бигрәк тә өлкән буын кешеләрен хафага салды.

Без хәзер телевизор карамый ничек яшәргә тиеш яисә халыкны талау өчен тагын нинди мөгез уйлап чыгарганнар инде дигән сүзләрне еш ишетергә туры килә. Чыннан да, аналог телевидение белән цифрлы телевидение нәрсәсе белән аерыла? Борчылырга җирлек бармы? Әлеге сорауларга ачыклык кертергә теләп, райондагы РУЭС җитәкчесе Ренат  Хәернасовка мөрәҗәгать иттек. 

– Иң элек, сөйләшүебезне аналог телевидение белән цифрлы телевидениенең аермасыннан башлыйк әле. Чөнки гади халык моны бик аңлап та бетермәскә мөмкин.

– Дөрестән дә, аларның аермасы шактый. Аналог телевидение турында сүз барганда, моны телевизорны өй түбәләренә, өй эченә, тәрәзә төпләренә куелган антенналар аша карау дип аңларга кирәк. Әлеге антенналар аша караганда безнең райондагы  телевизорлар гадәттә дүрт кенә каналны күрсәтә. Һәм сыйфаты да бик үк яхшы түгел. Ә цифрлы телевидениене  каналларны  өйләренә триколор  спутник антенна  яки “Летай“ аша караганда дип аңларга кирәк. Бу очракларда телевизор әллә ничә канал күрсәтә, сыйфаты да яхшы. 

–Димәк, триколор  һәм “Летай“ аша караучыларга хафаланырга кирәкми...
–Нәкъ шулай. Алар болай да цифрлы телевидение карыйлар булып тора.

–Ә элеккеге түбәгә урнаштырылган яки өй эчендәге антеннадан дүрт канал караучыларга каналлар ябыла дигән сүзме?
–Әйе, аларга цифрлы телевидениегә күчәргә кирәк булачак. Шулай эшләгәндә, аларга 20 канал карау мөмкинлеге туачак.

–Цифрлы телевидениега күчү өчен әлеге кешеләр нәрсә эшләргә тиеш инде?
–Әгәр аларның телевизорларында  DVB-T2 юк икән, бу очракта махсус приставка алырга тиеш булалар. Әгәр телевизорлары соңгы өч ел эчендә чыккан икән, аның үзендә әлеге формат булырга тиеш. Шуның өчен халыкка борчылырга кирәкми, дип исәплибез.

–Безнең почта элемтә бүлегендә сатуда спутник – 3 фермасының приставкалары бар. Әйтергә кирәк, иң түбән бәяләр бездә, бер мең сумга да тулмаган. Аны күпчелек пенсионерлар  ала. Чөнки беребез дә яңалыкларсыз калырга теләмибез. Мондый приставкалар авыллардагы әби-бабайлар өчен бигрәк тә мөһим. Аларның телевизорлары иске. Аналог телевидение бетерелеп, цифрлыга күчкәч, алар күрсәтмәячәк, – ди Актаныш почта элемтәсе бүлекчәсе җитәкчесе  Мәрхәбә Моратова.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев