Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

БУ МӨҺИМ: ЮХИДИ идарәсе машина йөртүчеләргә бозлавык һәм буранда куркыныч маневрлар ясамаска чакыра

Бүген республикада кар явачак, буран аркасында урыны белән күз күреме начарая, юлларда кар көртләре һәм бозлавык хасил булачак.

(Казан, 4 февраль, «Татар-информ»). ТР ЮХИДИ идарәсе машина йөртүчеләргә бозлавык һәм буран вакытында куркыныч маневрлар ясамаска чакыра. Бу хакта ведомстводан хәбәр иттеләр.

Синоптикларның мәгълүматларыннан күренгәнчә, бүген республикада кар явачак, буран аркасында урыны белән күз күреме начарая, юлларда кар көртләре һәм бозлавык хасил булачак.

ЮХИДИ идарәсендә искәртүләренчә, юлда кыен хәлгә тарыган юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысы да тәүлек дәвамында Дәүләт автоинспекциясе бүлекчәләренә ярдәм сорап мөрәҗәгать итә ала. Полиция хезмәткәрләре мөмкин булганча булышлык күрсәтергә тырышачак.

Машина йөртүчеләргә имин тизлекне саклап хәрәкәт итәргә, шулай ук каршы як полосага чыгу белән бәйле куркыныч маневрлардан сакланырга киңәш ителә. Моннан тыш, эстакада, күпер һәм юл үткәргечләрдән хәрәкәт иткәндә аеруча игътибарлы булырга кирәк – нәкъ менә шундый урыннарда бозлавык барлыкка килү куркынычы зур.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/02/04/180138/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев