Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

БУ МӨҺИМ: Россиягә аномаль салкыннар килә

Россиягә аномаль салкыннар килә. Декабрь уртасында Себердә аномаль суыклар күзәтелгән иде.

Гыйнварда Үзәк Россия һәм Идел буенда түбән температура климатик нормадан ун градуска түбәнрәк булачак, дип яза Газета.ру. 


Якын арада Самара, Ульяновск, Оренбург өлкәләрендә бик салкын ублачак. 7-11 гыйнварда уртача температура күпьеллык нормаларга караганда -9 градускаһәм аннан да түбәнрәккә төшәчәк. Төнлә -28гә кадәр төшүе күзәтелә. Көндез исә -20 булачак. 

Идел буенда, шул исәптән гыйнвар температурасы уртача -10 градус тәшкин итә. 
Ульяовскида -26 градус, көндез -17 булуы көтелә. 

Самара һәм Ульяновск янындагы өлкәләрдә -13, әмма озакламый - 17, - 22 градуска, аяз вакытларда -23, - 28 төшүе күзәтелә. Көндез -13, -18 градус булачак дип хәбәр итә Татарстан гидрометеорологлары.

Түбән Новгородта гыйнвардагы уртача температура -9 градус тәшкил итә. Өлкәдә төнлә -15, -20 градуска, кайвакытларда -26га кадәр, көндез -10, -15 градуска кадәр суытуы күзәтелә. 

Пензада төнлә -13, -18 градуска, көндез -11, -16 градуска кадәр суыта. Саратовта төнлә -18, -23 градус, аерым урыннарда -25, -27 градус, көндез -13, -18, Иделнең сул ярында -23 градуска кадәр суытачак. 

Үзәк Россиядә -21, -23 градуска кадәр суыта. Брянск, Владимир, Тула, Рязань өлкәләрендә көндез -11 градустан -17 градуска кадәр була, төнлә -23кә кадәр суыта. 
Быел декабрьдә Себердә аномаль салкыннар күзәтелде.

Иркутскида -47 градус, Томскида -42, Красноярскида -45 булды. 
Аномаль салкыннар нәтиҗәсендә Бурятиядә өлкән яшьтәге бер ханым туңып үлде. Социаль приютта булган ханым төнлә запас ишектән тартырга чыга һәм ишектән керә алмыйча урамда туңып үлә. 

Декабрь аенда Түбән Камада да өч җитди өшү очрагы теркәлде. Мунчадан соң урамда йөргән ир аягының өшегәнен сизмәгән дә. Нәтиҗәдә аның аяк бармакларын кискәннәр, дип хәбәр итә НТР 24 каналы. 

Өшүнең беренче билгесе - тиренең ак төскә керүе. Беренче чиратта бармаклар, борын, колак һәм бит уртасы өши. Өшегән урынны кайнар су белән җылытырга һәм кар белән ышкырга ярамый. Акрынлап җылытырга кирәк.

Бу хакта тулырак: https://intertat.tatar/hawa_toryshy/rossiyag-anomal-salkynnar-kil/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев