Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

ИГЪТИБАР: Актанышта үтәчәк “Актаныш гармуннары” Бөтенрәсәй фестиваленең программасында үзгәрешләр бар

28 июль көнне Актанышта үтәчәк Гармунчылар парадының маршруты үзгәрә.

 Гармун осталары “Яшьлек” мәдәни үзәге, Технологик техникум, Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният йорты каршыннан кузгалып, район хакимият бинасы каршында очрашалар. Барысы бергә “ Актаныш басмалары” скверына юл алачаклар. 
Актаныш тарихында беренче тапкыр оештырылган мондый киң масштаблы гармуннар парады 28 июль көнне 10 сәгать 30 минутта башлана. 
Бу көнне татар тарихында беренче тапкыр гармунга һәйкәл ачылачак. “Актаныш басмалары” скверында урнашачак стела рәсми төстә 11 сәгатьтә халыкка тәкъдим ителәчәк. 
Хөрмәтле райондашлар, районыбыз кунаклары! Сезнең барыгызны да Актанышта үтәчәк Бөтенрәсәй гармун бәйрәменә көтеп калабыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев