Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Иртәгә кулларыбызга “Актаныш таңнары” газетасының яңа санын алачакбыз

“Актаныш таңнары” газетасының 3 июнь саны басылып чыкты. Аның тәүге битендә сабантуй якынлашканы сизелә.

Авылларда – 11 июньдә, ә район үзәге Актанышта милли бәйрәмебез 12 июньдә үтәчәк дип көтелә. Сөн буе сабантуе 10 июньдә булачак. Беренче биттә район сабантуе программасы тәкъдим ителә.
Районда 84 авыр гаилә исәпләнә, аларда 183 бала тәрбияләнә. Катлаулы мәсьәләләр күтәрелгән киңәшмәдән язма – икенче биттә. 
Балагызны “Бүләк” лагерена ял итәргә бирергә телисезме? Әллә мәктәп яны аланын кулайрак күрәсезме? Димәк, сезнең өчен “Лагерьлар балаларны кабул итәргә әзер” дигән язмадан кызыклы мәгълүмат табып булыр. Өченче биттән укыгыз.
Чик сакчылары һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр, бергә җыелып, хезмәттәшләрен искә алдылар. Ә унынчы сыйныфны тәмамлаган егетләр – булачак солдатлар Кәзкәйдә 3 көнлек хәрби җыенда катнашты. Палата аланы кадет мәктәбе базасында оештырылган. Басманың дүртенче-бишенче битләрендә, болардан тыш, спорт темасы да урын алды.
6-7 нче биттә – иң көчле, җитез 50 спортчының төсле фотосурәтләрен күрәбез. Алар спартакиада җиңүчеләре булып, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалыйлар. Рәсемнәре мактау тактасында торачак.
“Актаныш таңнары” газетасының шәп бүләкләре ияләрен таба. 3 язылучы чебиле булды. Хәзер телевизор һәм сарык бәрәненә дәгъва итәләр.
Сүз уңаеннан, 6-16 июньдә “Актаныш таңнары” газетасына, 783 сум урынына, 726 сумга гына язылып булачак. Алда ташламалы подписка көтелә.
Сигезенче биттә, шулай ук, шикәр чире турында табиб язмасы да урын алды.
Җәй җитте. Юлларда хәрәкәт артты. Татарстанда “Игътибар – балалар!” акциясе бара. Ә сез баланы ничә яшьтән автомобильнең алгы утыргычына утыртырга яраганын беләсезме? Ә арткы утыргычта иминлекне ничек сакларга? Тугызынчы биттәге язма барыбызга да кагыла. 
Котлаулар, игъланнар, реклама 10-12 нче битләрне колачлый. Кайберәүләр газетаны соңгы битеннән укый башларга ярата. Андыйлар биредәге бай мәгълүмат белән алданрак таныша ала.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев