Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Иске Богады җирлегендә яшәүче 90 яшәр юбилярларны район Советы аппараты җитәкчесе Илшат Вахитов котлады

Иске Богады авылында яшәүче Хәертдинов Гыйлемҗан Фәррах улы һәм Яңа Җияш авылында яшәүче Исхакова Җихһания Гафур кызы күркәм гомер бәйрәмнәрен - 90 яшьлек олы юбилейларын каршылады.

           Юбилярларны район Советының аппарат җитәкчесе Илшат Вахитов тәбрикләде. Республикабыз Президенты Рөстәм Миңнехановның һәм район башлыгы Энгель Фәттаховның котлау сүзләрен һәм бүләкләрен тапшырды ул.

Без дә юбилярларны ихластан туган көннәре белән котлыйбыз! Сәламәтлек, җан тынычлыгы, якыннарының күңел җылысын тоеп бәрәкәтле мул тормышта яшәүләрен теләп калабыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев