Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Район башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Ильясов урынбасарлары белән «Актаныш-информ» бинасының төзеклеген карады

«Актаныш таңнары» газетасының 90 еллыгын каршы алган көннәрдә «Актаныш-информ» коллективы үзенең эшчәнлеген яңартылган бинада дәвам итә.

               Районыбыз җитәкчелеге төзекләндерү барышы белән һәрвакыт танышып торды. Акыллы киңәшләре, вакытында дөрес юнәлеш бирүче ярдәмнәре төзүчеләргә үзләренең эшләрен тагы да сыйфатлырак башкарырга этәргеч булды.

            Бүген дә район башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Ильясов журналистлар белән очрашып сөйләште. Күз уңыннан төшеп калган кимчелекләр барланды, аларны хәл итү буенча эшлекле карарлар кабул ителде.

Башкарма комитет җитәкчесенең инфраструктур үсеш буенча урынбасары Руслан Гарипов, социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова, район Советының оештыру бүлеге җитәкчесе Миләүшә Гыйлаева, матбугат үзәге җитәкчесе Руслан Усманов та әлеге очрашуда катнашып үз фикерләрен җиткерделәр.

Ләйсән ГАЗИЗОВА, "Актаныш-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев