Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Районда 16 кеше карантинда

Аларның 12 се – Гарәп Әмирлегеннән, 2 се – Төркиядән, 2 кеше Әзербайҗаннан кайткан

“Коронавируска каршы район җирлегендә төрле тиешле чаралар күрелсә дә, халык әлеге авыруны җитди кабул итми. Карантин таләпләренә битараф калучылар да бар,” – ди Яр Чаллы шәһәре буенча Актаныш районындагы баш санитар табибы урынбасары Луиза Хафизова.

Үз сәламәтлекләренә төкереп, тирә юньдәгеләргә куркыныч тудырып йөрүчеләр дә бар икән. Район җирлегендә бүгенге көндә 16 кеше карантинда. Аларның 12 се – Гарәп Әмирлегеннән, 2 се – Төркиядән, 2 кеше Әзербайҗаннан кайткан. Аларда авыру әлегә ачыкланмады. Әмма, чит илдән кайткан һәркем карантин таләпләрен үтәргә тиеш. Тик утыртырсың ди безнең халыкны 14 көн бикләнеп. Шуңа да, читтә ял итеп кайтканнар арасында ашыгып эшкә чыгучылар да очрый хәзер.

Шушы көннәрдә карантин тәртибен бозган затлар өчен Россия Думасында яңа канун гамәлгә керергә тора. Анда тәртип бозучыларга 500 мең сумнан алып 1 млн сумга кадәр штраф җәзасы, яки өч елга кадәр ниндидер вазифа биләүне, ниндидер эшчәнлек алып баруны тыю, яки өч елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган.

Карантин тәртибен бозу кемнең дә булса үлеменә китерсә, яки махсус күпләгән кешегә чир йоктыру куркынычы тудырылса, 1 млн сумнан 2 млн сумга кадәр штраф, яки биш елга кадәр үз һөнәреннән читләштерү яки биш елга кадәр иректән мәхрүм итү турында язылган.

Саксызлык ике һәм аннан күбрәк кешенең үлеменә китерсә иректән мәхрүм итү җиде елга кадәр булырга мөмкин. Махсус чир йоктыру нәтиҗәсендә кеше гомере өзелсә, андый гамәлләр террорчылык, хулиганлык яки диверсия буларак карала ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев