Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

“Россия чаңгы юлы-2022” спорт чарасында әтиле-уллы Фәрит һәм Ирек Салиховлар җиңү яулады

Бүген Актанышта “Россия чаңгы юлы-2022” спорт бәйрәме узды. “Бүләк” чаңгы трассасында узган бәйрәмдә районыбызның чаңгы сөючеләре, мәктәп укучылары, төрле һөнәр ияләре катнашты. Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов бөтенроссиякүләм чаңгы ярышында катнашучы райондашларны котлап уңышлар теләде.

             Балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр һәм башлангыч сыйныф укучылары кичә, 11 февральдә үзара көч сынашты. Бүген “Россия чаңгы юллары” массакүләм спорт чарасы районда гына түгел, авыл җирлекләрендә дә оештырылды.

         
             Районның “Чаңгы федерациясе»н озак еллар “БлагоДарение” хәйрия фондының президенты Фәрит Салихов җитәкли. Бүгенге ярышта Фәрит Салихов үзенең улы Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Ирек Салихов белән катнашты. Һәм барлык райондашларга өлге күрсәтеп әтиле-уллы ике чаңгычы да VIP-узышта мактаулы I урынны яулады. 


                “Россия чаңгы юллары” бәйрәменең төп иганәчесе нәкъ менә Салиховларның “БлагоДарение” фонды иде. 
              Хөрмәтле Фәрит Муллагали улы һәм Ирек Фәрит улы! 
              Һәрьяклап- эшчәнлек итүдә, бизнеста, спортта, хәйрия юнәлешендә райондашларга үрнәк булуыгыз өчен зур рәхмәт сезгә!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев