«Бүләк» лагереның дүртенче сменасын йомгакладылар
Татарстан Яшьләре

«Бүләк» лагереның дүртенче сменасын йомгакладылар

«Бүләк» балалар лагеренда 4нче сменаның ябылу тантанасы узды. Смена дәвамында 135 бала ял итте, яңа дуслар тапты, күңелле мизгелләр һәм матур хатирәләр туплады.

Балаларны смена тәмамлану уңаеннан Актаныш районы Башкарма комитетының эшләр идарәчесе Фәрит Заһретдинов котлады. Ул балаларга җәйге ялларын яхшы кәеф белән дәвам итүләрен, яңа уку елында уңышлар теләде.

«Бүләк» лагеренда 4нче смена тәмамланды

Шулай ук лагерь коллективына балаларның ялын оештырудагы хезмәтләре өчен рәхмәтен җиткерде. «Бүләк»тәге җәйге көннәр күңелләрдә матур хатирә булып калсын!


Нет комментариев